Тинчурин театры Чаллыга килә
Кәрим Тинчурин театры 11-12 октябрьдә Чаллы шәһәрендә зур гастроль оештыра.
Гастрольләр татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән уздырыла.
11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Кияү урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә.
Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.
Фото https://vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев