«Театральное Приволжье» афишалар һәм плакатлар конкурсы старт алды
«Театральное Приволжье» фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
«Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезон округ этабы афишасын яки плакатын иң яхшы эшләү конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста катнашу өчен гаризаны 2024 елның 17 февраленә кадәр бирергә мөмкин.
Катнашуга Идел буе федераль округында 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге гражданнар чакырыла.
Конкурста катнашу өчен https://театральноеприволжье.рф/ сайтында гариза бирергә кирәк, форманы «афишалар конкурсы» өстәлмәсендә тутырырга мөмкин.
Конкурска фестивальне популярлаштыручы, спектакльләр һәм фестивальнең аерым вакыйгаларын төбәк һәм округ этаплары кысаларында үткәрү турында мәгълүмат бирүче, компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып ясалган эшләр кабул ителә.
Җиңүчеләргә 1,2,3 урын өчен дипломнар һәм истәлекле призлар тапшырыла. Барлык катнашучылар да конкурста катнашучы дипломнары ала.
Конкурс берничә этапта үткәрелә:
- гаризалар бирү 2024 елның 17 февраленә кадәр;
- иң яхшы эшләрне региональ сайлап алу 2024 елның 19 февраленнән 27 февраленә кадәр;
- эксперт бәяләмәсе 2024 елның 1-12 марты;
- йомгак ясау 2024 елның 27 марты.
Проектның V юбилей сезоны финалына округның 14 төбәгеннән Яшьләр һәм балалар театр коллективларыннан 28 спектакль чыкты. Финалга чыккан барлык театр спектакльләре театральноеприволжье.РФ сайтында урнаштырылган (Финалисты вкладкасы) һәм ирекле карау өчен ачык.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасы «Театральное Приволжье» фестиваленә гаризалар буенча лидер. Фестивальнең оештыру комитетына 371 гариза килгән. Фестивальгә Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән барлыгы 1000нән артык гариза бирелгән.
«Театральное Приволжье» фестивалендә Татарстан Республикасын «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә — «Апуш» иҗади берләшмәсенең «Без» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле, ә «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә — Татарстан Республикасында беренче Э-моция өлкәннәр өчен инклюзив студиясенең «НормальНО» инклюзив спектакле тәкъдим итәчәк.
Фестивальне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештыра.
Тулырак https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2270953.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев