Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанның беренче сыйныф укучыларын «ГТО белән 1 класска» акциясендә катнашырга чакыралар

Конкурсның муниципаль этабы 28 августта башлана һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Татарстан республикасында ГТО региональ операторы «ГТО белән 1 класска» онлайн-акциясе башлануы турында игълан итте. Конкурсның муниципаль этабы 28 августта башлана һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы сайты.

Акциядә катнашучы 6-7 яшьлек балаларга (1 баскыч) ГТО комплексының 3 сынавын үтәргә кирәк:

- гәүдәне аркада ятып күтәрү (пресс) – 15 тапкыр (малайлар), 14 тапкыр (кызлар);

- 30 метрга йөгерү;

- озынлыкка сикерү.

Нәтиҗәне видеога төшерергә һәм ВКонтакте социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Видеоның озынлыгы 2 минуттан артмаска тиеш, анда ГТО символикасы белән элементлар булырга тиеш. Шулай ук оригинальлек тә хуплана. Кадрда 1 кеше генә булырга тиеш.

Республика этабына акцияләр һәр районнан бер иң яхшы видеоролик буенча узачак. Өч җиңүче 15 сентябрьдә билгеләнәчәк:

- беренче җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;

- икенче җиңүче муниципаль районнарның тест үзәкләре битләрендә ВКонтакте социаль челтәрендә роликка куелган лайклар саны;

- өченче җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләнәчәк.

Җиңүчеләр дипломнар һәм ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак.

https://minsport.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев