Реклама
Федераль каналларның берсендә пандемия аркасында тамашачыларсыз узган әкияти тамашаны күрсәтәчәкләр.
7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысы — "Яңа елны кем уйлап тапкан" мюзиклы кабат күрсәтеләчәк. Әкиятнең төп геройлары - бәйрәм традицияләренең саклаучысы һәм Гаджет. Алар яңа ел бәйрәменең серләрен чишәләр, төрле илләрдә Яңа елны ничек билгеләп үтүләре һәм елның бишенче чоры турында беләләр.
Татарстанлылар әкияти тамашаны «Карусель» каналында 7 гыйнварда 19.30 һәм 13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә карый алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз