Татарстанлылар «Минем туган тел укытучым» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала
Әлеге акция туган тел укытучыларын котлау максатыннан оештырыла.
Татарстанда мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук аларның ата-аналары «Минем туган тел укытучым» Бөтенроссия акциясендә катнаша һәм педагогларын котлый ала.
Моның өчен Туган тел укытучысы турында фото, видео яки текстны ВКонтактеда шәхси аккаунтта яки белем бирү оешмасы битендә #Мойучительродногоязыка2023 хэштегы белән бастырып чыгарырга кирәк
Нәтиҗә 21 февральдә онлайн-марафонда ясалачак. Тулырак сылтама буенча https://clck.ru/33Y2aL
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев