Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда 200дән артык торак пункт су басудан зыян күрергә мөмкин

Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин.

Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин. Бу территорияләрдә 13 000нән артык кеше яши. Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

2024 елның язгы чоры су басу белән куркыныч, дип белдерде ул. Февраль ахырына республикада кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бу язда су басу зур кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин.

"Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек режимына күчү, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев