Көмеш кыңгырау

Татарстанда «Мин булдырам» талантлар тамашасына гаризалар кабул итү башланды

Тамашада сәхнәдә чыгыш ясарга һәм үзләренең уникаль сәләтләрен күрсәтергә теләгән һәр балигъ булган кеше катнаша ала.

Проектның номинацияләре: «Бию», «Җыр», «Оригиналь жанр» һәм «Фокус».

Гаризаларны 26нчы июльгә кадәр тапшырырга була.

Катнашу өчен ФИО һәм телефон номерын күрсәтеп, Min_buldiram@mail.ru электрон почтасына хат язарга кирәк (Темасы «Хочу в шоу!»).

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Яшьләр эшләре буенча министрлык һәм «FLINT prod» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: