Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда гөмбәнең яңа төре табылган

Бу гөмбә Татарстанның Әгерҗе районында үсә икән.

 

Әгерҗе районында хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең төрләре төрлелеген ачыклау буенча кыр фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган тикшеренүдә Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре һәм Идел-Кама тыюлыгы хироптерологы катнашты. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайты.

«Кичке-Таң» дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре галимнәр белән берлектә 30 дан артык яфраклы-сабаклы мүк, 10 төр бавырсыман гөмбә, шулай ук Кызыл китапка кертелгән каурыйсыман неккер һәм озын яфраклы аномодон үсемлекләрен ачыкланган.

Шулай ук район территориясендә белгечләр тарафыннан 80 төрдән артык гөмбә үсүе ачыкланган, шул исәптән икесе Кызыл китапка кертелгән –полипорус зонтичный һәм җәелгән родония. Яңа төр – нарат гидномерулиусы  да табылган.

Ә кул канатлылар отрядындагы хайваннарны максатчан исәпкә алуны тикшерү кысаларында заказник территориясендә галимнәр тарафыннан «гади кичке ярканат» исемле бер-ике шома борынлы ярканат очраган. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча Кызыл китапның яңа басмасына әлеге төрне кертү өчен материаллар әзерләнә.

Моннан тыш, ботаника исәпләүләре районда сирәк һәм саклана торган үсемлек төрләренең яшәү урыннары булуын да раслады. Биредә төп табышлар булып болын зәңгәр тупыйбашы, зур наяда, сөйрәлмә «мүк» (күкерт үләне), кисенте яфраклы ачкыч үлән, елга буе тузгакбашы һәм кызыл җиләкле бүре бөресе тора.

 

Белешмә:

Каурыйсыман неккера – аксыл-яшел төстәге ялтырап торган мүк, үсентеләре 10 см озынлыкта, агач ботакларында зур чирәм үсентеләре барлыкка китерә. 4 район территориясендә очрый: Зеленодольск, Лаеш, Зәй һәм Алабуга.

Знтиклы полипорус – Polyporaceae. гаиләсенең Polyporus ыругыннан ашарга яраклы гөмбә. Яфраклы урманнарда, агач кәүсәләре һәм төпләре янында һәм шулай ук имән, өрәңге, юкә тамырларында очрый. Барлык табышлар да чикләвек агачы үскән урыннар белән бәйле. Элек Яшел Үзән, Лаеш һәм Спас районнарында табылган.

Җәелгән родония – ашарга яраксыз гөмбә, ылыслы токымнарның (чыршы, нарат) үлгән үзагачында, сирәк кенә яфраклы агачларда үсә. Республикада Зеленодольск районында табылган.

Нарат гидномерулиусы – агачта яшә торган гәмбә, ул тонык лимон, зәйтүн-сары, сары-тутык төстә. Гадәттә, егылган ылыслы токымнарның аскы өлешендә һәм җиргә якын ягында үсә. Шулай ук йорт гөмбәсе буларак билгеле.

https://ojm.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев