Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»нең яшүсмерләр өчен редакцияләре барлыкка киләчәк

Апрель аенда Татарстанда мәктәп укучылары да эшли ала торган редакцияләр барлыкка киләчәк.

Апрель аенда Татарстанда мәктәп укучылары да эшли ала торган редакцияләр барлыкка киләчәк. Алар Казанда, Чаллыда, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында оешачак.

Бу хакта “Татар-информ”га Рәис ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

"Без инде планлаштыра башладык, яңа медиаларның контенты текстлар, карточка, вертикаль видео рәвешендә була, шундый берничә мәйданчык оештырылачак.

Мондый контентны ясаучылар турыдан-туры республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар үзләре булачак, ягъни алар кызыклы һәм актуаль темаларны билгелиләр, видео төшерәләр һәм текстлар язалар.

Яшүсмерләрнең медиакомандаларына өлкәннәр, тәҗрибәлерәк кураторлар беркетеләчәк ", - дип сөйләде ул.

Медиада эш башланыр алдыннан медиакомандаларда катнашучыларның барысы да Казанда оффлайн-укулар узачак. 

https://www.tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев