Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан гаиләләре «Многодетная Россия» форумында катнаша ала

Проект Гаилә елы кысаларында тормышка ашырыла.

Татарстан гаиләләре «Многодетная Россия»  проектында катнаша ала. Проект Гаилә елы кысаларында тормышка ашырыла һәм ике масштаблы чараны үз эченә ала: «Многодетная Россия»  форумы һәм «Здоровая семья – сильная Россия» спорт фестивале.

«Многодетная Россия» форумы 2024 елның февраленнән июньгә кадәр уза. Форум программасы «В кругу семьи» социаль проектлар конкурсын һәм «Детство – это маленькая жизнь» фотоконкурсын, «Семь добрых слов» акциясен һәм «Многодетность – богатство нации» конференциясен уздыруны планлаштыра.

Финал чарасы җәй көне Мәскәүдә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Анда меңгә якын ата-ана һәм бала, ил төбәкләреннән күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый берләшмәләре катнашачак.

«Здоровая семья – сильная Россия» Федераль спорт фестивале физик һәм психологик иминлекне ныгытуга, шулай ук спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән акцияләр сериясен үз эченә ала. Алар арасында: «Семейный Олимп» иҗат конкурсы һәм «ЗаБудущее» фотоконкурсы, кросс йөгереше, «Путь чемпиона» мастер-класслар сериясе һәм «Спортивный день» акциясе.

Бөтенроссия спорт фестиваленең финалы октябрьдә Мәскәүдә узачак.

Проект чараларында иҗтимагый берләшмәләр, күп балалы гаиләләр, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр катнаша ала.

Проект «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә төзелгән.

Чараларда катнашу шартлары һәм тәртибе «Многодетная Россия» бөтенроссия проекты сайтында урнаштырылган.

Салават Камалетдинов фотосы.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/semi-iz-tatarstana-mogut-prinyat-ucastie-v-forume-mnogodetnaya-rossiya-5941186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев