Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын бердәнбер бала биргән

Әдилә Шәйхетдинова – Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы:

«Татар теленнән берүзем имтихан тапшырачагымны белгәч, куркып калдым. Аннары шуның белән горурлана башладым. Башта берүзем генә утыру сәер булды. Беркем миңа комачауламады да, вакыт та сизелмичә үтеп китте. Рәхәт булды. Имтихан сораулары артык кыен димәс иде. Алай да баш ватып утырган берничә сорау булды. Иншаны шәфкатьлелек турында яздым. Имтиханны биргәч, үземне герой итеп хис иттем.

Кечкенәдән әти-әни туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Артык мультфильмнар карап, русча сөйләшә башласак, алар безне аңламаган булып кылана иде. Минем уйлавымча, болар барысы гаиләдәге тәрбия нәтиҗәсе.

Мин КФУның татар теле һәм рус теле укытучысы факультетына укырга керергә җыенам. Минемчә, татар теле беркайчан да бетмәячәк. Татар теленең өметле киләчәгенә ышанып, бу юлда тырышып эшләргә әле исәп».

Әдиләнең Интертат сайтына биргән әңгәмәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев