Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар сүзе» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен тәкъдим итә.

Премиаль фонд 1000 000 сум.

Шул уңайдан, 18 август көнне, 11:00 сәгатьтә, «ТАТМЕДИА» АҖ «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Төп спикерлар:

1. Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин - «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән, һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты.

2. Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова - «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

3. Ирек Галимулла улы Хафизов - К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты.

4. Роза Рәшит кызы Әдиятуллина - «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе.

Очрашу кысаларында әлеге бәйгенең әһәмияте, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итүе, татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

Конкурс милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр.

Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк.

Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев