Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар малае»нда 2нче урын!

12 май көнне мин Яр Чаллы шәһәрендә узган «Татар малае - 2023» бәйгесенең финалында катнаштым. Безнең төркемебез ярдәме белән, икенче урынга лаек булдым.

Финал өч этапта узды. Беренче этапта максатыбыз - үзебезнең визиткабызны күрсәтү, ягъни үзебез белән таныштыру иде. Укытучыларыбызның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә дусларым белән Идегәй Дастаны турында тамаша куйдык.
Икенче этапта интеллектуаль уен булды. Безгә сораулар биреп тордылар, ә без аларга җаваплар язып бардык. Роберт Миңнуллин, Әлфия Авзалова иҗаты, төрле милләт халыкларының ризыклары, киемнәре һәм аларның бәйрәмнәренә кагылышлы биремнәр булды. Интеллектуаль турга кызыксынып әзерләнгәнгә, бәйгенең бу өлеше иң җиңел булып тоелды миңа.
Өченче этап "Сүз остасы" дип аталды. 2023 ел укытучылар елы булу уңаеннан, без хөрмәтле мөгаллимнәребезгә мактау, ягъни мәдхия укыдык.
Бәйгенең ахырында иң дулкынландыргыч мизгел, бүләкләү тантанасы. Алып баручы: "Гайнетдинов Айзат 2 урынга лаек булды", - дип игълан иткәч, шатлыгымның чиге булмады. Чөнки көндәшләрем дә бик көчле иде, бәйгегә нык әзерләнгәннәр.
Үземә булышкан укытучыларым Энҗе Әзһәм кызына, Гөлшат Разиф кызына, Гөлсинә Хөснулла кызына зур рәхмәтемне җиткерәм. Бәйгегә бергәләп әзерләнгән сыйныфташларыма, минем өчен көч биреп утырган җанатарларыма да зур рәхмәт!
"Татар малае" бәйгесенә әзерләнгәндә, мин бик күп мәгълүмәт тупладым. Үземә милли, рухи-әхлакый яктан тагын да үсәргә кирәк икәнлеген аңладым.
"Татар малае" бәйгесе телебезне сакларга, гореф - гадәтләрне ихтирам итәргә, бер - беребезгә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" мәкаленең асылы шушындый бәйгеләрдә ачыла.
Гомер буе укытучы булып эшләгән мәгариф ветераны, минем әбием - Гүзәлия Хөсәенова иҗат иткән шигырьне сезгә дә тәкъдим итәм.
Укытучыма мәдхия.
Белем алиһәсе дип йөртерлек,
Зур хөрмәткә лаек апага -
Сабыр, күркәм остаз - укытучым,
Бу шигырем Сезгә атала.

"Укытучым нинди сөйкемле", - дип,
Елмаялар Сезгә балалар.
Ә күңелегез матурлыгын алар
Еллар узгач кына аңларлар.

Зыялы да, гади дә үзегез,
Үрнәк безгә гомер юлында.
Сокландыра тирән белемегез,
Киңәшегез тормыш турында.

Сез мәхәббәт бездә уяттыгыз
Туган җиргә, туган якларга.
Сезнең дәресләрдә сүз бирдек без
Газиз телебезне сакларга.

Сезнең белән бергә сокландык без
Туфаннарга, Тукай, Җәлилгә.
Чын күңелдән кавышу теләдек
Галиябану белән Хәлилгә.

Безнең сыйныф кебек усаллар да
Тынып кала Сезнең каршыда.
Олысы да, кечесе дә, зурлап,
Баш ияләр Сезгә барсы да.

Гайнетдинов Айзат, Яр Чаллы шәһәре, 2 нче гимназия, 7В сыйныфы укучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев