Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар азаны. Балалар» конкурсында Чаллы егете Ранель Кәрәмиев Гран-При яулады

Ранель 57нче гимназиянең 6нчы сыйныфында белем ала.

Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы телеграм каналы хәбәр итә.

Бәйгегә кадәр 200 бала онлайн мәктәптә азан өйрәнгән. 140 бала имтиханны уңышлы биреп, шуларның 50се финалга, 10сы суперфиналга чыккан.
Финалистлар сәнгать номерлары күрсәтеп һәм азан укып үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткәннәр.



10нчы апрель – Ураза гаете көнне алар Казанның "Чулпан" мәдәният үзәгендә жюри каршында чыгыш ясаган.

Жюри 12 яшьлек Чаллы егете Ранель Кәрәмиевның чыгышын иң яхшысы дип тапкан. Ранель 57нче гимназиянең 6нчы сыйныфында белем ала Чаллы филармониясенең «Мизгел» җыр театрында шөгыльләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев