Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары «ҖырлаОке» бәйгесендә катнаша ала

Чаллыда «ҖырлаОке» бәйгесе башлана.

Анда катнашучылар татар музыкасы турындагы белемнәрен тирәнәйтә алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашачак.

Бәйгедә катнашу өчен 6 кешедән торган командалар чакырыла, аларның һәркайсының исеме һәм капитаны булырга тиеш. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак.

Гаризалар 1нче октябрьгә кадәр mizgel1919@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Музыкаль бәйге өч этапта уза. Беренче этап – 6нчы октябрьгә, икенче этап – 10нчы октябрьгә, өченче этап (финал) 17нче октябрьгә 15.00 сәгатькә билгеләнгән.

Беренче этапта түбәндәге биремнәр каралган:

«Караоке-баттл»: командалар алдан әзерләнгән җырны күмәкләп башкарырга тиеш;

«Билгеле бер тематикадагы җырны исеңә төшер»: командаларга билгеле бер тема бирелә, аның буенча мөмкин кадәр күбрәк җырны искә төшерергә кирәк;

«Көйне таны»: һәр команда җырның кечкенә генә өзеге яңгыраганнан соң аны танырга тиеш.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев