Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Скакалкада сикерүче гаилә Татарстанда үзләренең трюкларын күрсәтте

Өч бала һәм аларның әти-әнисе төрле шәһәрләр буйлап сәяхәт итә һәм үзләренең осталыкларын күрсәтә.

Челябинск шәһәреннән Костандовлар гаиләсенең гадәти булмаган кызыклы шөгыльләре бар. Максим, Ирина һәм аларның өч балалары төрле шәһәрләр буйлап сәяхәт итә һәм парк-скверларда үзләренең трюкларын күрсәтеп кешеләрне шаккатыра. Аннары шул чыгышлардан матур видеолар ясыйлар. Күптән түгел генә әлеге гаилә Татарстанда булып китте.

«Без Казанга барырга җыенган идек, әмма анда торак табу авыррак булып чыкты. Шуңа күрә без Әлмәткә тукталдык, алга таба Самарага барырга планлаштырабыз», - дип язган Максим соцчелтәрдә.

 

Әлмәттә төшерелгән видеоны алар интернетка куйган, анда әтисе белән кызы синхрон рәвештә скакалкада төрле трюклар ясыйлар, әлеге видеоны ике көн эчендә 227 562  кеше караган инде. 

Әлеге спорт төре роуп-скиппинг дип атала. Гаилә башлыгы Максим роуп-скиппинг белән инде 8 ел шөгыльләнә, аңа тормыш иптәше белән балалары да кушылган.

Максим роуп-скиппинг буенча “Фристайл” номинациясендә 2017 һәм 2018 елларда Россия чемпионы булган.

Шулай ук, аның скакалкада сикерү техникасы буенча үз видеокурсы, скакалкалар җитештерү һәм сату буенча бизнесы бар.

«Челнинские известия» материалы буенча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев