Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сау бул, җәй!

Ко­яш­лы кай­нар сә­лам, дуслар! Йә, җәй бе­тә дип моң­су­ла­нып уты­ра­сыз­мы, әл­лә, ки­ре­сен­чә, тиз­рәк мәк­тәп­кә ба­ра­сы­гыз ки­лә­ме?

Бү­ген мин сез­не Кай­быч ра­йо­ны Е.Г. Ту­та­ев исе­мен­дә­ге Фе­до­ровск мәк­тә­бе уку­чы­сы Ми­ләү­шә Гө­бә­е­ва бе­лән та­ныш­ты­рам. Яңа уку елы баш­ла­ну бе­лән аны БДИ­лар кө­тә, ә хә­зер­гә ка­ни­кул­ла­рын­нан кү­ңел­ле ха­ти­рә­лә­рен тың­лап алыйк.

P. S. Ма­тур фо­тог­ра­фи­я­лар ясар­га өл­гер­мә­гән бул­са­гыз, ашы­гы­гыз! Югый­сә, ки­лә­се җәй көт­те­реп, са­гын­ды­рып кы­на ки­лә­чәк бит. Кыш­кы сал­кын көн­нәр­дә көн­лә­шеп уты­рыр­лык бул­сын.

– Җәй ин­де узып кит­те, ди­яр­лек. Си­нең әле­ге 92 көн­гә су­зыл­ган рә­хәт ялың ни­чек баш­ла­нып кит­те соң?

– 1 июнь көн­не ра­йо­ны­быз­да ба­ла­лар кө­не­нә ба­гыш­лан­ган Са­бан­туй бу­лып уз­ды. Без әле­ге ча­ра­га бәй­рәм мо­хи­те өс­тәп, «Ал­дын­гы­лар» флеш­мо­бын би­е­дек һәм әле­ге хә­рә­кәт­не та­гын да күб­рәк та­ныт­тык. 

– Мәк­тәп­не бе­раз оны­тып то­рып, ял итеп бул­ды­мы?

– Июнь­дә өч ат­на мәк­тәп­кә прак­ти­ка­га йөр­дем. Ан­нан ян­гын­нан ирек­ле сак­ла­ну бү­лек­чә­лә­ре ара­сын­да рес­пуб­ли­ка­кү­ләм бәй­ге үт­кә­рел­ган иде. Без эс­та­фе­та­да ак­тив кат­на­шып, 2 урын­га ла­ек бул­дык. Әм­ма бо­лар ба­ры­сы да бер су­лыш­та уз­ды.

– Ми­ләү­шә, туй­ган­чы җи­ләк-җи­меш аша­дың­мы соң?

– Әл­бәт­тә! Җәй шу­ны­сы бе­лән тәм­ле дә бит ин­де. Ко­яш нур­ла­рын­да ко­е­нып, га­и­лә­без бе­лән ур­ман­да җи­ләк ке­нә тү­гел, мәт­рүш­кә дә җый­дык.

– Әле­ге рә­хәт­лек 3 ай­га су­зыл­ган... Иң ярат­кан аең кай­сы­ бул­ды?

– Июль. Чөн­ки җәй­нең иң ма­тур ва­кы­ты ул: ко­яш кыз­ды­ра, бак­ча­да бар нәр­сә өл­ге­рә, хуш ис­ле чә­чәк­ләр... Һәм әле күп ке­нә якын­на­рым­ның ту­ган көн­нә­ре дә шул ай­да.

– Әм­ма шу­лай да иң ис­тә кал­ган миз­гел кай­сы­ бул­ды?

– «Сә­ләт»­кә ба­ру! Мин 5нче сме­на­га IT Би­ләр фо­рум­га сый­ныф­таш кыз­ла­рым бе­лән бар­дым. Без ан­да бик ак­тив бул­дык, би­е­дек тә, җыр­ла­дык та. Кыс­ка­сы, сә­ләт­нең мо­хи­тен то­еп кай­ту – үзе бер бә­хет. 

– Ин­де җәй­не оза­та­быз­мы?

– Сау бул, җәй! Си­нең бе­лән бул­ган ха­ти­рә­лә­рем­не озак ел­лар буе йө­рә­гем­нең тү­рен­дә сак­лар­мын. Ки­лә­се оч­ра­шу­лар­га ка­дәр! Ал­да – им­ти­хан­лы уку елы.

Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Чал­лы Ба­шы авы­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев