Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«СалаваTik»лар «Зарядка ясыйм» җырына видео төшергән

«СалаваTik»лар сәламәтлекне кечкенәдән сакларга, һәр иртәне зарядка белән башларга киңәш итә.

«СалаваTik»лар сәламәтлекне кечкенәдән сакларга, һәр иртәне зарядка белән башларга киңәш итә. Ютуб каналда аларның «Зарядка ясыйм» җырына төшерелгән өр-яңа видеолары чыкты. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Җырның сүзләрен Резеда Гобәева, көен Эльмир Низамов иҗат иткән. Әлеге җыр «Әкият» курчак театрында куелган «Тыпырдык» спектакле өчен махсус иҗат ителгән.

«СалаваTik»лар белән дә нәни тамашачыларыбызны зарядка ясарга җәлеп итә торган җыр яздырырга теләдек. Балалар иртән йокыдан авыр уяна. Балалар бакчасына җыенганда да, еш кына көйсезләнәләр. Мондый ситуация һәр балалы гаиләгә таныш. Менә шул вакытта «СалаваTik»ларның файдалы җырлары ярдәмгә килә дә инде. Әниләрдән: «Бала йокларга ятасы килми. Нәниләребезне «СалаваTik»ларның «Бәллү» җыры белән йоклатабыз», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Балалар көннәрен «Зарядка ясыйм» җыры белән, татарча җырлый-җырлый зарядка ясап, елмаеп башласалар, без бик шат булыр идек», – диде журналның баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев