Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«САЛАВАТIK» мәктәбе кастинг игълан итте

Кастинг 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен оештырыла.

2 апрель көнне «САЛАВАТIK» мәктәбенә кастинг була. Ул 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен оештырыла. «САЛАВАTIK» мәктәбендә татар теле дәресләре, хореография, актёрлык осталыгы, вокал юналешләре булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Атнага ике тапкыр балалар белән тәҗрибәле укытучылар татар телендә шөгыльләнәчәк һәм алар «САЛАВATIK»лар төркеменең вәкиле булырга мөмкинлек алачак.

Барлык дәресләр дә бушлай үтәчәк. Кастингта катнашу өчен: бию; татар телендә җыр (минус яки акапельно), татар телендә шигырь өйрәнеп килергә кирәк.

Түбәндә күрсәтелгән сылтама аша узып онлайн-анкетаны тутыру сорала.

Кастинг «ТАТМЕДИА» бинасы, Декабристлар урамы, 2 йорт адресында була. Һәркемне үзе сайлаган вакытта көтәләр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/salavatik-maktabe-kasting-iglan-itte-5885082

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев