Татарстанда «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы узачак
Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
Быел XII тапкыр Флүс Латыйфи исемендәге республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы узачак.
Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.
Проект түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
- шигърият,
- чәчмә әсәр,
- балалар әдәбияты,
- драматургия,
- публицистика.
Конкурста 11 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
Чыганак:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев