Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сәләт – Рухият» аланы яшь чаллылыларны үзенә дәшә

8-12 декабрьдә «Звездный» балалар лагеренда (Троицкий бистәсе) «Сәләт-Рухият» кышкы сменасы узачак.

 

8-12 декабрьдә «Звездный» балалар лагеренда (Троицкий бистәсе) «Сәләт-Рухият» кышкы сменасы узачак. Сменада 9 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашучыларның гомуми саны 165 бала.

«Сәләт – Рухият» иҗади профиль сменасы – ул сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен башлангыч мәйданчык.

Әлеге проектның максаты – сәләтле балаларга һәм яшьләргә рухи һәм һөнәри үсеш өчен көчле импульс бирү, укучыларда иҗади потенциалны ачу.

Сменаның укыту-белем бирү программасы 5 төрле юнәлешне үз эченә ала:

- театр;

- сәнгать (сынлы сәнгать);

- вокал;

- бию (хореография);

- логика.

Профильле белем бирү процессы белән берлектә смена программасына бик күп иҗади һәм спорт чаралары кергән.

"Сәләт-Рухият» кышкы сменасында катнашу өчен гаризалар тапшыру 2022 елның 3 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашучылар selet.biz сайтына кереп гугл-форма тутырырга тиеш.

Белешмәләр өчен: 89991572216 (Хафизова Гүзәл, смена директоры).

http://nabchelny

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев