Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сакланганны саклармын дигән...

Юл һәлакәтләре... Без бу хакта бик-бик еш ишетәбез инде. Ишетәбез дә, йөрәкләр ирексездән жуу итеп китә. Һәлакәтләрдә балалар-яшүсмерләр зыян күргән булса, бигрәк тә.

Нилектән килеп чыга микән мондый фаҗигаләр? Төп сәбәп – ашыгумы, әллә юл кагыйдәләрен белмәүме? Малайлар-кызлар белән без шул хакта сөйләштек.

 

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә, Чаллы Башы авылы:

Мин авылда (тынычрак шартларда) яшәвемә карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләм һәм үтәргә тырышам. Башкалар да шулайдыр дип уйлыйм. Чөнки үз исәнлегебез, үз сәламәтлегебез өчен бит.

Аллага шөкер, юл һәлакәтенә очраган юк, очрарга да язмасын. Күп кешенең теләге шундый булса да, аварияләрсез булмый шул. Кайчакта җәяүле, ә кайчакта машина йөретүчеләр гаепле була. Ничек кенә булмасын, юлларда йөргәндә барыбызга да сак булырга кирәк.

Илүзә Сабирова, Казан шәһәре:

Минемчә, һәр кеше юл кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Минем берничә тапкыр, (бәлки, 2-3 мәртәбәдер) юлны кызыл ут янганда чыкканым бар. Ләкин минем түземсезлек аркасында түгел инде ул, ә мөһим жирләргә соңга калуым аркасында. Шуңа күрә, өйдән соңга калмыйча чыгарга кирәк, әкрен генә, дөрес кенә йөрер өчен.

Мине кечкенәдән ук, юлны чыкканда, башта сул якка карарга өйрәттеләр. Анда бит машиналар безнең якка килә. Аннары, юлның уртасына җиткәч, уңга карарга.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы:

Юлда йөрү өчен кагыйдәләр бар инде ул. Күпләр аны үтәргә  дә тырышалар. Юлда йөрү кайбер без уйламаган сәбәпләр аркасында катлаулана. Андый сәбәпләргә телефонда  сөйләшеп бару, арып йоклап китү, каушау, аек булмау, бик каты ашыгу, дөрес кием кимәү, юлның артык бозлы, сикәлтәле, карлы булуы, борылышларның кар өеме аркасында күренмәве, кызу тизлек, техниканың тузган булуы, кешеләрнең тәҗрибәсезлеге йә белемсезлеге керә.

Без кайдадыр юлда йөрү белән бәйле берәр хәл турында ишетсәк, өйдә әти-әни белән хәлне анализлыйбыз.  Юлда йөргәндә тиз һәм дөрес карарлар кабул  итә белергә кирәк шул.

Таңсылу, Чаллы шәһәре.:

Кая гына барсак та әни – рульдә, мин – әни янында.  «Юлда вакытны буш уздырмыйк, әйдә, юл билгеләрен өйрәник. Безгә уңга китәргә кирәк, хәзер мин ни эшләргә тиеш? - дип миннән имтихан ала ул. – Син гел күзәтеп кенә йөр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгән кеше күңелсезлекләргә азрак очрый», ди.

Ә без белергә тиешле юл кагыйдәләре күп инде ул! Мәсәлән:

·        Бары тик тротуардан гына йөр!

.         Светофор синең дустың булсын!

·        Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

·        Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы

килүче транспортка карап бар!

·        Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

Соңгысына тукталыйк әле. «Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны» аша узганда машина йөртүче аеруча сак булырга тиеш икән. Билгеле, җәяүлегә юл бирергә кирәк. Ләкин, мин бер нәрсәне еш күзәтәм. Бар шундый җәяүлеләр, килә торган машинага бер тапкыр да карамыйлар, «мин – хаклы» дигән кыяфәт белән үтәләр. Җитмәсә, башларына капюшоннарын кигән булалар. Шул «тәвәкәллек» аркасында төзәтеп булмаслык хаталар ясалырга мөмкин. #Сакланганнысаклармындигән.

PS. ЮХИДИхезмәткәрләре оештырган «Юл йөрү кагыйдәләрен өйрән!» темасына рәсемнәр бәйгесендә дә катнаштым мин!


Хәбәрчеләребезнең фикере уйландырды бит әле безне. Чыннан да, җәяүле белән машина йөртүче арасында үзара хөрмәт җитмидер кебек тоелды. Җәяүле дә үзен машина йөртүче урынына куеп карый белергә тиештер, мөгаен! Һәм киресенчә – машина йөртүче дә. Шуңа күрә бу темага машина йөртүчеләр белән дә сөйләшеп алдык:

Гөлинә Гусамова, 6 ел стажы булган машина йөртүче, Мамадыш-Чаллы:

«Юлларда төрле балалар очраганы бар. Кызыл утка чыгучылар да булды. Авыл җирендә аеруча күп андыйлар. Җәй көне уенга мавыгып китәләр. Әле ярый анда хәрәкәт аз. Әмма барыбер саграк йөрергә кирәк, авыл эчендә бигрәк тә. Ә шәһәрдә җәяүлеләр тәртиплерәк кебек тоела миңа».

Хәлил Фәрдиев, 50 ел стажы булган машина йөртүче, Чаллы шәһәре:

«Минем балаларга бер сүзем юк, мин, киресенчә, машина йөртүчеләрне тәнкыйтьләр идем. Аларның күбесе үзара да хөрмәтсез, җәяүлеләрне дә хөрмәт итмиләр.»

Өлкәннәрне кисәтәбез, әмма үзебез дә сак булыйк!

Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар безне тагын бер кат сискәнергә мәҗбүр итте – балалар зыян күргән аварияләрнең күбесе, чыннан да, өлкәннәр – машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга икән. Әйтик, узган ел машина йөртүчеләр гаебе белән 352 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала һәлак булган һәм 388е яраланган.

Дөрес, балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында килеп чыккан аварияләр дә байтак – 122, аларда 3 бала һәлак булган һәм 120се яраланган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенә караганда, безнең юл һәлакәтләренә очравыбыз, беренче чиратта ашыгу белән бәйле икән. Яшел ут янганын көтеп торырга түземлек җитми бит. Балалар белән бәйле 8 юл-транспорт һәлакәте нәкъ менә светофор сигналларына игътибар итмәү аркасында килеп чыккан. Яшүсмерләр машина алдына кисәк (әйтик, автобус алдыннан) килеп чыгалар – мондый хаталар 27 юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булган. 29 һәлакәт исә юл аша тиешсез урыннан чыгу белән бәйле. Велосипедчы балалар катнашында барлыгы 48 юл һәлакәте теркәлгән.

Балаларның шимбә-якшәмбе көннәрендә аеруча игътибарсыз булуы да күзәтелә, диләр инспекторлар. Узган ел, балалар катнашында булган 74 юл-транспорт һәлакәте нәкъ менә шимбә-якшәмбегә  туры килә. Тәүлекнең иң куркыныч вакыты исә кичке биштән алтыга кадәр. (Барлыгы 48 юл-транспорт һәлакәте). Юл-транспорт һәлакәтләренә ешрак 8-9 яшьләрдәге (49 юл-транспорт һәлакәте) малайлар-кызлар эләгә икән. Димәк, бу яшьтәге энекәш-сеңелкәшләрегезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк!

Гомумән, юлларда сак булсак һәм юл кагыйдәләре чын-чынлап кызыксынсак иде. Без җәяүлеләр генә түгел, булачак машина йөртүчеләр дә  бит.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев