Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабнтуйда «Камыр Батыр», «Шүрәле» һәм шаян әтәч

Бу бәйрәм балаларга, әти-әниләргә, килгән кунакларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

   Барлык милләтебезнең, балаларның, әти-әниләрнең иң яраткан җәйге бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй!

     Менә без дә, 2нче июньдә, 125нче «Затейники» балалар бакчасында милли бәйрәмне билгеләп үттек. Безнең Сабантуй  шаян әтәчнең килүе һәм аның барлык балаларны бәйрәмгә чакыручы дәртле биюе белән башланып китте. Ә кыз, «Веселинка», әкият геройлары «Камыр Батыр», «Шүрәле» бәйрәмне тагын да җанландырды. Геройлар белән бергә балалар «Йомырка белән йөгерү», «Чиләкләр белән су ташу», «Ат чабышы» кебек уеннар уйнадылар. Ярышлар барышында балалар үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәтә алдылар.

    Бер бәйрәм дә кунакларсыз үтми һәм без дә искиткеч талант иясен, төрле  уен коралында оста уйнаучы Ильмир Ямаловны чакырырга булдык. Балалар аның башкаруында төрле милли уен коралларының яңгыравын ишеттеләр. Бәйрәмгә тагын Чаллы шәһәренең ике яшь таланты – бертуган Айсылу һәм Адилә Ишалиналар да чакырылган иде. Алар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

   Чара ахырында балалар өчен флешмоб оештырылды. Балалар күңел ачтылар. Сабантуй бик күңелле үтте! Әлбәттә, балаларга уен ахырында төрле бүләкләр, татлы ризыклар тапшырылды.

   Бу бәйрәм балаларга, әти-әниләргә, килгән кунакларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Алга таба да без Сабантуйның гореф-гадәтләрен сакларга һәм балаларга тапшырырга тырышачакбыз.

  Без Сабантуй бәйрәмен үзебезнең дус коллективыбыз: балалар бакчасы мөдире – Салтыкова Лилия Илдус кызы, балаларга ана теле өйрәтүче тәрбияче – Аширкаева Эльвира Фәрит кызы, музыка җитәкчесе – Шакирҗанова Эльмира Фаат кызы, балалар бакчасы психологы – Фәйзуллина Кристина Вадим кызы, өлкән методист – Филиппова Гүзәл Азат кызы; тәрбиячеләр – Гарифуллина Алсу Азат кызы, Йосыпова Алия Рузалин кызы, Мөхәммәтгалиева Гөлия Фәрид кызы белән оештырдык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев