Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабада Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм-2023» иҗат бәйгесе узды

Быел бәйгенең юбилей елы.

Каләм, дөрестән дә, серле була шул ул. Аның нәрсә җиткерәсен кәгазь битеннән генә укып белеп була. Ә аны тибрәтүчеләр үзләренең язмалары белән бүлешергә яисә сер итеп кенә сакларга мөмкиннәр. Һәр кеше язучы яисә шагыйрь була алмаса да, иҗат белән хисләнеп ала. «Серле каләм»леләр исә журналистикага битараф булмаучылар. Араларында шигырь, хикәя, мәкалә язучылар да бар.

Язып кына калмыйча, үз язмалары белән бүлешүчеләр һәм аларны башкаларга да тәкъдим итүчеләрне Васил Гарифуллин исемендәге республика күләмендә үткәрелә торган «Серле каләм» иҗат бәйгесе берләштерә.

Быел бәйгенең юбилей елы. Ул инде 15 ел дәвамында һәр ел саен уздырылып килә. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, аппарат җитәкчесе Марат Кәримов әлеге бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып җибәрде.

– Бүген үзенә күрә түгәрәк дата, 15 ел без шушы ук урында конкурс нәтиҗәләрен ясарга очрашабыз. Аудиториябез тагын да киңәя. Монысы безне бигрәк тә сөендерә. Конкурсның дәрәҗәсен күтәрергә, үзара ярышырга, каләм осталыгыбызны арттырырга әлеге очрашу үзенә күрә бер форсат. Язма, каләм телен камилләштерергә, оста итеп фикерләрен җиткерергә теләүче укучыларыбыз бихисап. Бу конкурс шуны дәлилли.

 Бәйгенең исеме профессор, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, университетта журналистика фәнен укытучы Васил Гарифуллин исеме белән бәйле. Аның ел саен каләмчеләрне тәбрикләве традициягә әйләнгән инде.

Минем өчен бүгенге көн чын бәйрәм. Кечкенә генә булса да юбилеебызны билгеләп үтәбез. Иҗат канатлары куя торган, аларны барлый торган бәйге бу. Катнашучыларның һәрберсенә, аларның остазларына чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Иҗат итүдән туктамагыз, диде ул.

Юбилее уңаеннан быел бәйге киң масштабта узып, үзенчәлекләр, яңа төсмерләр белән баетылган иде. Башка еллар белән чагыштырганда,  быел Саба районы укучылары гына түгел, күрше-тирә районнардан да катнашучылар булган. Балтач, Кукмара, Теләче, Арча, хәтта Казан шәһәреннән килгәннәр иде бүләкләү тантанасына. 6 номинациядә барлыгы 48 укучы катнашкан. Сүз уңаеннан, безнең иң актив хәбәрчеләребезнең берсе –  Балтач районы кызы Рәйсә Абдуллина быел гран-прига лаек булды. Киләчәктә ул язмышын журналистика һөнәре белән бәйләмәкче була.

– Мин әлеге чарада катнашып җиңә алуыма бик шатмын. Әти-әниемә, җитәкчем Гарифуллина Эльмира Мәсхут кызына, барлык жюри әгъзаларына, әлеге матур чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Алга таба да иҗади очышта булыйк! – дип сөйләде Рәйсә.

Саба районы Югары Симет урта мәктәбеннән Диләрә Шәяхова әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша.

– Иң беренче шигыремне 5нче сыйныфта яздым. Аны «Саба таңнары» газетасында бастырганнар иде. Тора-бара дуслар турында хикәя язып карарга булдым. Укытучым аны шушы конкурска җибәрергә тәкъдим итте. Һәм нәтиҗәле булды ул. Бүгенге бәйгедә катнашып урын алуыма бик сөенәм.

Теләче районы Баландыш төп мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия әлеге конкурста «Хезмәттә узган гомер» мәкаләсе белән катнашкан. Аны гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән бабасына багышлап язган ул. Бүгенге көндә әлеге хезмәтнең тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәве проблемасын күтәрүе турында әйтте Нурфия.

Арча районы Наласа мәктәбе укучысы Әнвәр Мөхетдинов әлеге бәйгедә тәүге тапкыр катнаша.

– Мин инде 6-7нче сыйыфтан ук төрле язмалар язам. Аларны төрле газета-журналларга җибәрәм. Ә бу бәйгедә укытучылар турындагы язмам белән катнаштым. «Журналист булсам, укытучы профессиясен үстерү өчен мин нишләр идем?» дигән темага җавап эзләдем, үз фикерләремне җиткердем, сораштырулар үткәрдем.

Бәйге генә түгел, чын мәгънәсендә күңел ачу чарасы иде бу очрашу. Каләмнәрен чарлап килүче, иҗат сөюче яшьләргә бик күп сюрпризлар әзерләнгән иде. «Көмеш кыңгырау»лар, «Сабантуй», «Салават күпере», «Ялкын» балалар басмалары хезмәткәрләре катнашучыларга төрле мастер-класслар уздырды. Каләмчеләр төрле иҗади остаханәләрдә катнаштылар, республика блогерлары белән дә аралаштылар, кызыклы видеолар төшерү серләренә төшенделәр.

Бу әлеге бәйгенең кечкенә генә юбилее булды. Алга таба 25, 30 еллык туган көнен билгеләп үтәргә язсын. Киләчәктә катнашучылар тагын да артып торсын, каләмчеләр иҗат итүдән туктамасын иде.

Бүләкләү тантанасыннан соң, без «Салават күпере», «Сабантуй» газета-журналлары белән берлектә, Саба районында эшләп килүче «Дулкын» радиосында кунакта булдык. Алып баручы белән газетабызның баш мөхәррир урынбасары Айсылу Сәлимова газетаның бүгенге тормышы, андагы проектлар, даими авторлар, сәхифәләр, бәйгеләр турында сөйләштеләр.

Гөлинә Гусамова, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев