Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«РУВИКИ» онлайн-энциклопедиясе татар телендә дә эшләячәк

Россиядә яңа проект – «РУВИКИ» ачык онлайн-энциклопедиясе сафка баса.

Россиядә яңа проект – «РУВИКИ» ачык онлайн-энциклопедиясе сафка баса. Энциклопедиягә нигез салучы Владимир Медейко «Лента.ру» порталында чыккан интервьюсында бета-режимда эшләгән проектның концепциясе һәм башка онлайн-энциклопедияләрдән аермалы яклары турында сөйләде.

Искәртеп үтәргә кирәк, онлайн-энциклопедиянең иң мөһим үзенчәлекләренең берсе - Россиядә яшәүче барлык халыкларның туган телләрендә бүлекләр булуы, ягъни энциклопедиядә бирелгән мәкаләләр белән теләге булган һәркем үз туган телендә укып таныша алачак. 

«РУВИКИ»да телләр бүлеген вики-активист Рөстәм Нурыев җитәкли.

«Хәзерге вакытта “РУВИКИ”ның татар, башкорт, алтай, мари, осетин, саха, тува, удмурт телләренә караган бүлекләре буенча оештыру һәм әзерлек эшләре һәм шулай ук 15 телгә караган бүлек буенча тел вәкилләре белән эш алып барабыз, башка телләргә караган мәкаләләр белән эшләр өчен активистлар эзлибез», диде ул.

Рөстәм Нурыев проектның барык тик энциклопедик әһәмияткә генә түгел, ә шулай ук лингвистик кыйммәтләрне дә үз эченә алуын белдерде. 

Татарстанда «РУВИКИ» онлайн-энциклопедиясенең татар теле бүлеген «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы (https://tat-i.net/tt) алып барачак.

Хәзерге вакытта Татнетны үстерү фонды командасы проект интерфейсын татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

https://belem.ru/node/8890

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев