Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2нче август көнне «Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы» республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

«Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы» конкурсы беренче тапкыр узды. Роберт Миңнуллин балалар өчен бик күп шигырьләр, җырлар, әсәрләр иҗат иткән язучы. «Дөньяда иң зур алма» китабы өчен (1992) шагыйрь Халыкара әдәби бүләккә — Ганс Христиан Андерсен исемендәге Мактаулы дипломга лаек була, һәм аның исеме Андерсенның Мактаулы исемлегенә кертелә.


Конкурс «Республика балалар китапханәсе» тарафыннан 2022 елның 22 июненнән 22 июленә кадәр оештырылды. Конкурска Татарстанның 26 районыннан 3 яшь категориясендә: 5-6 яшь, 7-10 яшь, 11-15 яшьлекләр арасында 133 гариза килгән.

Яшь иҗат сөючеләр дүрт номинациядә көч сынашты: «Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын иң яхшы тәкъдир итү», «Вокал конкурсы» (шагыйрь шигырьләренә җырлар башкару), «Иң яхшы шигырь укучы», «Иң яхшы иллюстратор».

Конкурсның йомгаклау тантанасы Казандагы Республика балалар китапханәсендә үтте.Чара барышында Роберт Миңнуллин шигырьләре, шагыйрь шигырьләренә җырлар яңгырады, аның тормышы һәм иҗаты буенча иң яхшы рәсемнәр һәм иң яхшы презентацияләр күргәзмәсе оештырылды.

Бирегә Татарстанның төрле почмакларыннан балалар җыелган иде, алар үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр, дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре кунакларга заллар һәм тематик зоналар буенча экскурсия уздырдылар. 

Бүләкләү тантанасында Роберт Миңнуллинның гаиләсе  – тормыш иптәше Клара ханым, кызы Таңсылу һәм оныклары катнашты, чара тәмамланганнан соң алар белән һәр катнашучыга шәхсән аралашу насыйп булды. 

Мондый җылы очрашулар күп елларга матур традициягә әйләнер дип ышанабыз, дип хәбәр итәләр китапханә сайтында.

Фотолар һәм видео Роберт Миңнуллин телеграм каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев