Рәшит абый күчтәнәчләре – китапханәдә
Танылган балалар язучысы Рәшит абый Бәшәргә — 75 яшь.
Танылган балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Э.Касыймов, А.Алиш һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рәшит Бәшәргә — 75 яшь.
Рәшит Бәшәр — балалар язучысы 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында туа. Бүгенге көндә ул Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Шул уңайдан шагыйребезнең шәһәр үзәк китапханәсендә булган китаплары белән таныштырабыз.
Рәшит абый балалар өчен язган әсәрләрендә, аларны кечкенәдән үк намуслы, кешелекле, ихлас булырга, хезмәтне яратырга, табигатьне сакларга, аны баетырга, тереклек дөньясы белән дус булырга чакыра.
Аның шигырьләре балаларны әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белергә, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлы булырга өйрәтә.
«Иртәгә дә яшисе бар», «Ачык капка» җыентыкларына тупланган хикәя, повестьларында Р. Бәшәр балаларга тормыш кырыслыгы, кеше язмышлары турында сөйли, яшүсмерләрне дөрес итеп тәрбияләү проблемаларын яктырта.
Китапларда шагыйрь үзенең нәни дусларын серләр тулы шигърият иленә кунакка дәшә. Ул илдә сихри төсләр балкышы, тылсымлы авазлар яңгырашы, сурәтле хәрәкәт — һәммәсе дә бар. Берсеннән-берсе матур исемле китаплар алар: «Түгәрәк җир» (2023), «Ай кызының зәңгәр чиләге» (1990), «Бәйрәм» (1977), «Җәй кызы» (2007), «Җиләк малай» (2002), «Йолдызлы тай» (2008), «Качышлы уйный тургай» (2019), «Кояшлы яңгыр = Qoyasli yangir» (2003), «Куаныч» (2010), «Нәни кунаклар» (2014), «Сандугачлы бишек» (2000). Бу җыентыкларның һәрбарчасы язучы холык-фигыленә туры килә торган серле исемле. Язучы абый шигырь юлларына салып һәрбер баланы рәсемле китап укырга чакыра. Ничек дисезме?
...Иренне ялап торам,
Ис китеп карап торам.
Инде хәзер әйтием:
Миңа рәсемле китап
Алып кайтты әтием.
Кадерле дуслар, сезне Рәшит Бәшәрнең рәсемле, кызыклы китапларын укырга китапханә дигән тылсымлы илгә кунакка чакырабыз.
Сезгә тәкъдим ителгән китаплар күңелләрегездә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде. Китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!
Миләүшә Мөхәмәдиева, Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев