Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Пушкин картасы: кирәкме-юкмы?

Пушкин картасы: кирәкме-юкмы? темасына түгәрәк өстәл. Укучылар үзләре бу хакта ни уйлый?

Гөлназ Мөэминова, Әгерҗе районы:

Барыгызга да сәлам! Сезгә шундый кызыклы сорау бирәсем килә. Ничек уйлыйсыз, Пушкин картасы авылда торучы яшүсмерләргә файдалымы ул? Пушкин картасын кулланасызмы яки куллану мөмкинлеге юкмы?


Илүзә Сабирова, Казан шәһәре:

Пушкин картасы – бик уңайлы әйбер. Без шул карта ярдәмендә бөтен классыбыз белән татар театраларына йөрибез: татар гимназиясе титулын яклыйбыз. Безгә Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин театраларының спектакльләре бик ошый. Хәзер менә картада акча аз гына калды әле.

Авыл турында сөйләсәк – монда да яшүсмерләр турында уйласалар, төрле-төрле чаралар үткәрә алалар. Мөмкинлек табып, шәһәргә барып кайту да файдалы булачак. Шәхсән миңа Пушкин картасы белән театрларга бару бик ошый.


Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы:

Авылда яшәүчеләргә ник файдалы булмасын Пушкин картасы? Бүген генә Пушкин картасы белән Агыйдел ансамбле  концертын карап кайттык әле. Бик тә матур иде.


Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы:

Минемчә, Пушкин картасы – бик файдалы әйбер, әлеге карта ярдәмендә олы сыйныфта укучылар бушка музейларга, театрларга йөри ала. Дөрес, авылда проблемалырак, чөнки театрга бару өчен транспорт кирәк. Әмма бу безнең өчен авыр түгел – яшәгән урыныбыз шәһәрдән 9 гына чакрымда урнашкан. Шуңа күрә без Пушкин картасы белән һәрдаим файдаланабыз : район үзәгендәге музейларга, спектакльләргә йөрергә тырышабыз. Күптән түгел Әтнә татар дәүләт драма театры куйган «Әниемнең ак күлмәге» спектаклендә сыйныфыбыз белән ял итеп кайттык. Әле бу атнаның шимбәсендә дә Арчага спектакльгә барырга җыенабыз.


Таңсылу Вафина, Яңа Чишмә районы:

Пушкин картасы шәһәрдә яшәүчеләр өчен генә файдалы ул. Авылда бик файдасын күреп булмый шул. Бездә андый культуралы ял итә торган урыннар юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев