Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Остазлык дәресләре

«Адымнар-Чаллы» гимназиясендә «Укытучыларның һөнәри компетенциясен арттыруның бер төре буларак остазлык системасы» дигән республикакүләм семинар узды.

Бүген «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә «Укытучыларның һөнәри компетенциясен арттыруның бер төре буларак остазлык системасы» дигән республикакүләм семинар узды. Анда «Көмеш кыңгырау» газетасы да катнашты.

Гимназиягә керүгә, безне тылсымлы таяк тоткан «Гарри Поттерлар» уратып алды. Гүя әкият иленә килеп эләктек! Алар ягымлы итеп татарча исәнләштеләр, безне кирәкле урыннарга озаттылар.

Семинарга Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендәге, Актаныш авылындагы «Адымнар» гимназияләреннән, Нефтекамадагы «Белем» күп телле мәктәбеннән вәкилләр килде.

Чараны «Адымнар-Чаллы» гимназиясе директоры Галиев Азат Таһир улы бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән ачып җибәрде.

«Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар», — диде ул һәм остазлыкның мөһимлеген ассызыклады.

Аннан соң «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды» оешмасының башкарма директоры Сөнгатуллина Зөлфия Хафиз кызына сүз бирелде.

«Бу көннәрдә төрле районнардагы „Адымнар“ белән үзара очрашулар оештырыла. Укытучылар уңай тәҗрибәләре белән уртаклаша, бер-берсеннән үрнәк ала, үз мәктәпләрендә яңарышлар кертә. Һәрберебезнең остазы бар.

Минем остазым — бик зирәк, милли җанлы, юмор хисле Шәймиев Минтимер Шәрип улы. Ул үзенең мул тәҗрибәсе аша күптөрле белемнәр бирә. Әлбәттә, остазлар мәктәбе мөһим. Максат куерга һәм аңа ирешергә кирәк. Уңышлар сезгә!» — диде ул, сүзен йомгаклап.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Хуҗин Рөстәм Нияз улы шәһәрдәге остазлык юнәлеше турында сөйләде.

«Остазлык, яшь белгечләрне мәктәпләрдә калдыру — иң мөһим юнәлеш. Остазлык университеты булырга тиеш. Бу уңайдан пединситут, педколледж, мәгълүмати-методик үзәк, идарә белән бергәләп эш алып барабыз. Яшь белгечләр форумы уздырыла. Мәктәпләр өчен "памятка"лар, "методичка"лар әзерләнә. Кечкенә генә проблема да яшь белгеч өчен зур мәсьәлә булып тоелырга мөмкин. Остазларның төп максаты — яшь белгечләргә дөрес юнәлеш бирү, тәҗрибә тупларга ярдәм итү», — диде ул.

Семинар ачу тантанасы укучыларның чыгышлары белән дәвам итте. Татар, рус, инглиз телләрендә укытучыларга багышланган шигырьләр сөйләнде, җыр-бию яңгырады.

Аннары семинарда катнашучылар төркемнәргә бүленде һәм инглиз теле, рус теле, тарих, музыка дәресләренә юнәлде.

Пленар өлештә «Адымнар-Чаллы» укытучылары, башка белгечләр остазлыкның роле буенча фикерләрен җиткерделәр. Ахырда бүгенге секцияләр эшенә бәя бирелде һәм семинарга йомгак ясалды.

«Адымнар»га яңадан-яңа уңышлар, эзләнүләр, ачышлар, табышлар телибез!

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев