Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Өмет ке­нә ба­ра ал­ма­ды

Яшь хәбәрчеләребез төрле темаларга фикер алышып торабыз. Менә беркөнне спорт темасына сөйләшеп киттек.

Өмет ке­нә ба­ра ал­ма­ды

Без­нең мәк­тәп­тә дә спорт­чы­ла­ры­быз бар, алар төр­ле ярыш­лар­га, олим­пи­а­да­лар­га йө­реп ке­нә то­ра­лар. Без­нен сый­ныф­та да шун­дый ак­тив ике кыз һәм бер ма­лай бар. Ул ин­де Зә­ри­нә (фут­бол уй­нар­га яра­та тор­ган кыз), Ай­шә һәм Өмет.

Ме­нә күп­тән тү­гел ге­нә шул ике кыз чаң­гы яры­шы­на ба­рып кайт­ты­лар. Кып-кы­зыл бу­лып  кай­тып кер­де­ләр. Өмет ба­ра ал­ма­ды, чөн­ки авы­рып кит­кән иде.

Аза­лия Хай­бул­ли­на, Ту­кай ра­йо­ны, Кал­маш мәк­тә­бе.  


Ни ди­сәң дә, кы­зык ин­де!

Без­нең мәк­тә­бе­без кеч­ке­нә бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ел да 23нче фев­раль – Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар кө­не­нә ба­гыш­лап шаш­ка, шах­мат, тен­нис, чаң­гы шуу ярыш­ла­ры һәм Аҗа­ган үт­кә­ре­лә. Бу ярыш­лар­ны физ­куль­ту­ра, му­зы­ка һәм ОБЖ укы­ту­чы­быз –  Мин­не­ба­ев Ре­нат абый оеш­ты­ра. Ми­нем иң ярат­ка­ным – чаң­гы шуу яры­шы. Ел да өч җи­ңү­че уры­ны­ның бер­сен мин алам. Пан­де­ми­я­га хәт­ле мәк­тә­бе­без­дә во­лей­бол ярыш­ла­ры да бу­ла иде. Шу­шы мәк­тәп­не укып чык­кан­нар 23нче фев­раль көн­не җы­е­лып көч сы­на­ша­лар. Ан­да 50дә дә 15 яшь­тә дә кат­на­шу­чы­лар би­хи­сап. Шул ко­ман­да­лар ара­сын­да без­нең мәк­тәп кыз­ла­ры ко­ман­да­сы бе­рен­че урын­ны яу­ла­ган иде. Ни ди­сәң дә, ул ярыш­лар кы­зык ин­де.

Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Чал­лы Ба­шы авы­лы.


Кул­ла­рың­ны тө­шер­мә!

Спорт – ми­нем өчен дә бик кы­зык­лы те­ма дип әйт­сәм, ял­гыш­мам, чөн­ки үзем спорт­ның күп төр­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нәм, ярыш­лар­га да бар­ган чак­лар бул­ды. Без­дә кө­рәш, бад­мин­тон, өс­тәл тен­ни­сы һәм во­лей­бол бу­ен­ча сек­ци­я­ләр эш­ләп ки­лә. Бо­лар ара­сын­нан мин  бад­мин­тон­ны ае­рып үтер­гә те­лим, шу­лай ук соң­гы ва­кыт­та өс­тәл тен­ни­сы бе­лән дә кы­зык­сы­нып кит­тем. Спорт­ның әле­ге төр­лә­ре мин­дә мак­сат­чан­лык, хез­мәт сө­ю­чән­лек ке­бек сый­фат­лар­ны бул­дыр­ды­лар, алар бе­лән мин спорт дөнь­я­сы­на чум­дым.

Шу­ны да әй­теп үтәр­гә ки­рәк: бер­кай­чан да кул­ла­рың­ны тө­шер­мә! Мин бу сүз­ләр­нең асы­лы­на бы­ел гы­на тө­шен­дем. Нин­ди ва­кый­га  бул­га­нын сез­гә дә сөй­ләп үтим әле. Бад­мин­тон тү­гә­рә­ген­дә бер-бе­ре­без­гә кар­шы уй­ный­быз. Ул көн­не ми­нем бе­лән нәр­сә­дер бул­ган ке­бек, бө­тен ке­ше­гә дә җи­ңел­дем. Хәт­та кал­ган көн­нәр­не җай­лы гы­на җиң­гән дус­ла­рым да бү­ген ми­не җиң­де. Нәкъ ме­нә бу ва­кыт­та бад­мин­тон бе­лән уй­нау те­лә­ге кач­кан ке­бек тел­ды. Аңа да ка­ра­мас­тан мин дә­вам ит­тем һәм үзе­мә мак­сат куй­дым: икен­че тап­кыр уй­на­ган­да, ба­ры­сын да җи­ңәм! Һәм мин уй­ла­ган­ча бул­ды да бит. Әгәр шун­да үз-үзе­мә дә җи­ңел­гән бул­сам, ни бу­ла­сын бе­рәү дә бел­ми....

Ән­вәр Мө­хет­ди­нов, Ар­ча ра­йо­ны, На­ла­са мәк­тә­бе.


Йә бик сә­ләт­ле, йә бик әр­сез

Спорт – ул ае­рым бер өл­кә. Ан­да йә бик сә­ләт­ле, йә бик көч­ле, йә бик уңыш­ка ире­шү­чән, йә бик әр­сез бу­лыр­га ки­рәк. Ә кат­на­шу­чы­лар күп бул­са да, җи­ңү­че­ләр өчәү ге­нә бу­ла. Спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү яшь­тән баш­ла­на. Ми­нем әти-әни һәм абый­лар, апа­лар кө­рәш, чаң­гы, шаш­ка, шах­мат бу­ен­ча  төр­ле ярыш­лар­да кат­на­шып җиң­гән­нәр. Мин үзем чаң­гы һәм бад­мин­тон ди­гән төр­ләр­не яра­там. Ә ме­нә мин­нән өч яшь­кә зур­рак апам 5 ел буе мәк­тәп өчен  ра­йон чаң­гы ярыш­ла­ры­на йөр­де. Шаш­ка бу­ен­ча 2 нче урын­ны ал­ды. Хә­зер­ге ва­кыт­та апам Ка­зан­да тхек­ван­до сек­ци­я­сен­дә шө­гыль­лә­нә. Шу­ның өчен ул мах­сус эпи­ки­ров­ка­лар са­тып ал­ды, бик күп кат­лау­лы кү­не­гү­ләр­не ясый.

Әмир Фәр­хул­лин, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ке­че Кир­мән мәк­тә­бе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев