Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Ачык ишек

Һөнәр сайлыйбыз: кем булырга?

Бүген нинди һөнәрләр абруйлы, ә иң мөһиме, кирәкле санала икән? Шул турыда сөйләшәбез.

Җәй­нең шу­шы ямь­ле көн­нә­рен­дә кү­бе­без ял итү бе­лән мәш­гуль бул­сак та, чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры өчен бик җа­вап­лы чор бу. Җа­вап­лы гы­на тү­гел, бор­чу­лы да. Ки­лә­чәк­не бил­ге­ли тор­ган (күп­ме­дер дә­рә­җә­дә) хә­лит­кеч ка­рар­лар ка­бул итәр­гә ту­ры ки­лә бит ин­де алар­га. Шу­лар­ның бер­се, әл­бәт­тә, һө­нәр сай­лау. 

Ин­же­нер

Дис­тә ел­лар элек за­вод­ка эш­кә ба­ру яшь­ләр өчен баш­ка сый­мас­лык хәл бу­лып то­е­ла иде. Алар кай­сы икъ­ти­сад­чы, кай­сы ме­нед­жер, кай­сы юрист һө­нә­рен сай­лап, эш та­ба ал­мый йө­рү­дә бул­ды­лар. Ә хә­зер яшь­ләр ара­сын­да за­вод­та эш­ләү­че­ләр күп. То­карь­дан алып, ин­же­нер-конст­рук­тор­лар­га ка­дәр – ба­ры­сы­на да их­ты­яҗ бар.

Ин­же­нер-конст­рук­тор бу­лу өчен фи­зи­ка-ма­те­ма­ти­ка ке­бек тө­гәл фән­нәр­не ях­шы бе­лер­гә һәм шул ук ва­кыт­та кү­ңе­лең­дә нин­ди­дер иҗат ор­лы­гы да йөр­тер­гә ки­рәк, ди­ләр бел­геч­ләр. Ни ге­нә әйт­сәң дә, бу һө­нәр уй­лап та­бу бе­лән бәй­ле бит!

Прог­рам­мист

Бү­ген прог­рам­мист­ка уку­чы­лар буа бу­ар­лык. Әм­ма нәр­сә кы­зык – алар­га их­ты­яҗ ар­та гы­на икән! Чөн­ки бер ге­нә оеш­ма-бер­ләш­мә дә ин­фор­ма­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр­дән баш­ка яши ал­мый.

Прог­рам­мист һө­нә­ре дә тө­гәл фән­нәр­не «я­ра­та». Ма­те­ма­ти­ка бе­лән дус бул­ма­ган ке­ше­гә ул ти­рә­дә йө­ри­се дә юк, ди­ләр! Әм­ма оныт­мыйк: компь­ю­тер уен­на­ры­на хи­рыс­лык бе­лән прог­рам­ма тө­зү­гә ос­та­лык ара­сын­да бер­нин­ди ур­так­лык юк.

Тө­зү­че

 Бү­ген шә­һәр ура­мын­да як-ягы­ңа ка­ран­саң, шак­лар ка­та тор­ган – күп­ме яңа  йорт­лар тө­зе­лә. Хә­зер ар­хи­тек­тор­лар, про­раб­лар, ин­же­нер-про­ект­чы­лар күп сан­да ки­рәк, ди­ләр. Шул исәп­тән, то­рак йорт­лар­ны су, электр бе­лән тәэ­мин итү­че­ләр дә.

Дө­рес, тө­зе­леш ак­ча­лы гы­на тү­гел, иң ал­дак­чы урын­нар­ның бер­се дә. Эш эз­лә­гән­дә, та­ныш-бе­леш сүз­лә­ре­нә тү­гел, мө­нә­сә­бәт­ләр­нең за­кон­лы бу­лу­ы­на игъ­ти­бар итәр­гә ки­рәк. Юк­са, ай буе эш­ләп, бер ти­ен­сез ка­лу­ы­гыз их­ти­мал.

Та­биб

Без­гә та­биб­лар җит­ми, ди­гән сүз­ләр­не ха­ки­ми­ят җи­тәк­че­лә­ре авы­зын­нан еш ише­тер­гә ту­ры ки­лә. Бу һө­нәр­не сай­лау­чы­лар эш­сез кал­ма­я­чак. Соң­гы ел­лар­да тү­ләү­ле кли­ни­ка­лар­ның күп­ләп ачы­лу­ын исәп­кә ал­сак, ак­ча­сыз да кал­ма­я­чак та­биб­лар. Һәм кы­зык­лы кү­зә­тү – бү­ген ме­ди­ци­на инс­ти­ту­ты­на укыр­га ке­рү­че­ләр­нең кү­бе­се плас­тик хи­рург, аку­шер-ги­не­ко­лог, уро­лог, сто­ма­то­лог бел­геч­лек­лә­рен сай­лый икән. Соң­гы ел­лар­да он­ко­лог­лар­га һәм кар­ди­о­лог­лар­га да их­ты­яҗ арт­кан.

Хез­мәт күр­сә­тү­че

Их­ты­яҗ көн­нән-көн үсә бар­ган та­гын бер тар­мак – ке­ше­гә сер­вис хез­мә­те күр­сә­тү. Ма­тур­лык са­лон­на­ры эш­чән­ле­ге бү­ген гөр­ләп чә­чәк ата. Ник ди­гән­дә, чәч кис­тер­ми, тыр­нак ясат­мый, каш­ны рәт­ләт­ми яшәү мөм­кин тү­гел хә­зер, әйе­ме, кыз­лар? Бо­лар­ның кай­бер­лә­ре өчен мах­сус бе­лем дә та­ләп ител­ми хәт­та. Те­ләк ке­нә ки­рәк.

Бел­геч­ләр ки­ңә­ше

Кай­бер пси­хо­лог­лар фи­ке­рен­чә, нин­ди һө­нәр сай­лыйм дип баш ва­тар­га тү­гел, дөнь­я­га сез ни­чек фай­да ки­те­рә ала­сыз – шул хак­та уй­лар­га ки­рәк. Ягъ­ни, нин­ди эш­не яра­тып баш­ка­ра­сыз, нин­ди шө­гыль сез­гә җи­ңел­рәк би­ре­лә?

* Бе­рен­че чи­рат­та сә­ләт­лә­ре­гез­не һәм те­ләк­лә­ре­гез­не бар­лар­га ки­рәк. Һәр­төр­ле пси­хо­ло­гик тест­лар да, сез­не ях­шы бел­гән ке­ше­ләр фи­ке­ре дә яр­дәм итәр­гә мөм­кин. Мәк­тәп­тә­ге бил­ге­ләр­не дә исәп­кә ал­мый яра­мый.

Шун­нан соң үзе­гез­гә ту­ры кил­гән һө­нәр­ләр ту­рын­да уй­лый баш­лар­га бу­ла. Бу һө­нәр ке­ше­лә­ре ту­рын­да фильм­нар ка­рар­га.

Ка­рар ка­бул ит­кән­че, бел­геч­ләр шу­шы өл­кә­дә эш­ләп ка­рар­га да ки­ңәш итә. 15-16 яшь­тә ту­лы хо­кук­лы эш ту­рын­да, бил­ге­ле,  сүз бар­мый – без­гә мәк­тәп­тә эш­ләп кил­гән тү­гә­рәк­ләр, өс­тә­мә бе­лем би­рү йорт­ла­ры яр­дәм­гә ки­лә­чәк. Яи­сә ин­тер­нет яр­дә­ме бе­лән үз­ле­гең­нән шө­гыль­лә­неп ка­рар­га бу­ла.

Һө­нәр бу­ен­ча бер фи­кер­гә кил­гән­нән соң, уку йорт­ла­ры ара­сын­нан үзе­гез­гә ку­ла­ен сай­ла­гыз.

Иң мө­һи­ме

Иң мө­һи­ме, шу­ны оныт­мас­ка ки­рәк, ди­ләр бел­геч­ләр, бү­ген нин­ди ге­нә һө­нәр сай­ла­сак та, аны го­мер­лек дип уй­лар­га яра­мый икән. Бу үзе­без­не та­бу­да әле бе­рен­че ге­нә адым! Бер­дән, үзе­без­нең үк уй-хы­ял­лар үз­гә­рер­гә мөм­кин. Икен­че­дән, хез­мәт ба­за­ры да да­и­ми үз­гә­реш­ләр ки­че­реп то­ра. Без ал­ган бел­геч­лек­нең 5-10 ел­дан ак­ту­аль­ле­ген югал­туы их­ти­мал. Шу­ңа кү­рә бе­рен­че бе­лем­не фун­да­мент дип ка­рар­га ки­рәк.

Көл­ли­ят­кә­ме, инс­ти­тут­ка­мы?

Кай­бе­рәү­ләр: «9н­чы сый­ныф­ны тә­мам­лап, көл­ли­ят­кә ки­тәр­гә­ме, әл­лә  11дән соң инс­ти­тут­ка­мы?» дип баш ва­та­лар. Җа­вап бик га­ди. Әгәр сез кем бу­ла­сы­гыз­ны бе­лә­сез икән, 9дан соң да ки­тәр­гә бу­ла. Бу сез­гә ал­дан­рак ак­ча эш­ли баш­лар­га мөм­кин­лек би­рә.

Һө­нәр сай­ла­нып бет­мә­гән икән, 9дан ки­тәр­гә яра­мый. Ял­гыш­мас өчен сез­нең әле та­гын ике ел ва­кы­ты­гыз бар чөн­ки.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев