Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Нәүрүз гүзәле – 2024» бәйгесенә йомгак ясалды

15нче балалар бакчасында Түбән Кама шәһәренең «Сөенеч» курчак театры белән берлектә оештырылган «Нәүрүз гүзәле – 2024» республикакүләм бәйгесе узды.

2нче мәртәбә, Республикабыз күләмендә уздырылган бәйгедә быел төрле шәһәр һәм районнардан 30 бала катнышты. Иң яхшылар исеменә Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Актаныш авылларыннан 8 сөйкемле финалист көрәште. Алар үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Чара дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе һәм «Нәүрүз гүзәле-2024» титулына - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче «Шатлык» балалар бакчасыннан Әхмәтшина Зәринә лаек булды.
1 урынга – Актаныш авылы, 7 нче «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Газиева Гүзәл;
2 урынга –Түбән Кама шәһәре, 15 нче «Чулпан» балалар бакчасыннан Новикова Милана;
3 урынга –Түбән Кама шәһәре, 7 нче «Күбәләк» балалар бакчасыннан Тимофеева Лира.

Номинацияләр буенча:
«Иң сәләтле кыз» - Түбән Кама шәһәре, 25 нче «Ал чәчәк» балалар бакчасыннан Шарифуллина Зилия;
«Иң тырыш кыз» - Алабуга шәһәре, 31 нче «Энҗекәй» балалар бакчасыннан Нуриева Камилә;
«Иң зирәк кыз» - Түбән Кама шәһәре, 98 нче «Калейдоскоп» балалар бакчасыннан Мишурина Анисия;
«Иң мөләем кыз» - Түбән Кама шәһәре, 99 нчы «Күбәләк» балалар бакчасыннан Сафиуллина Илина.

Бәйрәмнең иганәчеләре:
-«Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе – Гөлсинә Галиуллина;
-Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе – Чулпан Ульданова;
-Түбән Кама шәһәре «Сөенеч» театры җитәкчесе, проект авторы – Василя Исмагилова;
-15 санлы балалар бакчасы мөдире - Лилия Гыймранова. 
Барлык катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев