Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мисс ПДД-2024»

Чаллының 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә «Мисс ПДД-2024» иҗади бәйгесе гөрләп узды.

Март башында Чаллының 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә «Мисс ПДД-2024» иҗади бәйгесе гөрләп узды. Чарада юл йөрү кагыйдәләрен иң шәп белүче, иң зирәк һәм иң булдыклы кызлар ачыкланды. 

Анда шәһәрнең 13 мәктәбеннән 5-7нче сыйныфларда укучы яшь юл инспекторлары катнашты. Кызларга ярдәмгә 47 җанатар килде.

Кызлар төрле күңелле турларда көч сынашты. Башта алар белән җанатарлары бик кызыклы таныштырды. Аннары үзләре «Без юл иминлеге өчен!» темасына ризык шедеврларын күрсәттеләр, кул астындагы төрле материаллардан тегелгән костюмнарын тәкъдим иттеләр, иҗади чыгышлар ясадылар һәм юл иминлеге буенча белемнәрен сынадылар.

Нәтиҗәләр буенча, 59нчы гимназия укучысы София Бакирова «Мисс ПДД» исеменә лаек булды. 30нчы мәктәптән Акбирова Айсылу – 2нче, 20нче мәктәптән Эвелина Федотова 3нче урын алды. Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде. Һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев