Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Минем балам татарча сөйләшә» проектының йомгаклау концерты узды

Бүген Чаллының 54нче гимназиясендә «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган «Минем балам татарча сөйләшә» проектының йомгаклау концерты – финалистларны бүләкләү тантанасы узды.

Биредә укучы балалар чыгышыннан торган самими тамаша тәкъдим ителде. Шәһәребездә яшәүче берсеннән-берсе сәләтле, туган телен камил белүче балаларның җыр-биюләре, шигырьләре алкышларга күмелде.

Әлеге проект үз телебездә сөйләшеп, милләтебез өчен горурланып яшәүче гаиләләрне, балаларны барлау өчен уйлап табылды. Һәм бүген сәхнәдә татарча матур, чиста сөйләшүче сабыйлар чыгыш ясады.

«Минем балам татарча сөйләшә» проекты балалар өчен генә түгел, ә ата-аналар да үз баласының татарча сөйләшүеннән, аралашуыннан кыенсынмасыннар, булган авырлыкларны җиңеп, алга таба барсыннар иде дигән теләкне җиткерү өчен оештырылды, – ди «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Ризидә Юсупова.

 Финалистлар исемлеге:

54нче гимназия укучысы – Таһир Шәйдуллин

14нче гимназия укучысы – Азалия Хәйбиева

52нче мәктәп укучысы – Эльвина Минһаҗева

21нче мәктәп укучысы – Туфан Гомәров

84нче лицей-интернат укучысы – Эвелина Сәлимова

21нче мәктәп укучысы – Ләйлә Сәдретдинова

29нчы гимназия укукчысы – Ильназ Харисов

42нче мәктәп укучысы – Закир Сираев

Һәр финалист диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев