Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Математика кызларныкымы?

Ка­зан кы­з 131нче ли­цей­ның чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­сы Га­лия Шә­рә­фет­ди­но­ва ма­те­ма­ти­ка бу­ен­ча Ха­лы­ка­ра олим­пи­а­да­да җи­ңү яу­ла­ган.

Төр­ле ил­ләр­дән җы­ел­ган 600 ба­ла ара­сын­да! Ха­лы­ка­ра ма­те­ма­ти­ка олим­пи­а­да­сы – юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­да ма­те­ма­ти­ка бу­ен­ча ел са­ен үт­кә­ре­лә тор­ган дөнья чем­пи­о­на­ты. Ярыш­лар 1959 ел­дан бир­ле үт­кә­ре­лә.

Га­ли­я­нең олим­пи­а­да үре баш­ка­лар­ны­кы ке­бек үк бул­ган – ул баш­та мәк­тәп олим­пи­а­да­ла­рын­да, ан­на­ры – ра­йон, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә җи­ңү­ләр яу­ла­ган. Һәм шун­нан соң гы­на, ни­һа­ять, Ха­лы­ка­ра олим­пи­а­да ту­рын­да хы­ял­ла­на баш­ла­ган.

Рос­сия ко­ман­да­сы сос­та­вы­на элә­гү зур сө­е­неч бул­ган Ка­зан кы­зы өчен.  Ко­ман­да­ны әзер­ләү бер ел элек баш­лан­ган – ике ай­га бер җы­е­лы­шып, мәсь­ә­лә­ләр чиш­кән­нәр. Ел дә­ва­мын­да 40 пре­тен­дент ара­сын­нан ал­ты ке­ше сай­лап алын­ган. Шу­ны да әй­тик – алар­ның ба­ры тик 10сы гы­на кыз­лар.

– Ма­те­ма­ти­ка кыз­лар өчен авыр­рак тү­гел­ме? – ди­гән со­рау­га Га­лия:

– Ул ми­нем өчен иҗа­ди про­цесс, – дип җа­вап бир­гән.

Исе­гез­гә тө­ше­рә­без – Ха­лы­ка­ра олим­пи­а­да­да ал­тын ме­даль өчен бер мил­ли­он сум, кө­меш өчен 500 мең, ба­кыр өчен 250 мең тү­лә­нә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев