Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәскәүдә Әмирхан Еники хикәяләре мотивлары буенча төшерелгән фильмның премьерасы була

6 июньдә Мәскәүдә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники прозасы мотивлары буенча төшерелгән «823нче километр» фильмның премьерасы була.

Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинокартина язучының «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләренә нигезләнгән. Сюжетта үзенең тиздән үләчәген тойган язучы турында бәян ителә. Ир-атның туган иленә кайтасы килә, әмма улы, зур уңышларга ирешкән кинорежиссер моны аңламый, шуның аркасында алар арасында низаг куба.

Тамашачылар шулай ук фильмны төшерүчеләр белән оештырылачак иҗади очрашуда да катнаша ала. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Бу хакта https://tatar-inform.tatar/news?page=3 хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев