Мәликәнең «Беренче адымнар»ын күрдек
...– Ә минем картиналарны кая эләбез? Монда урын да калмаган бит...
Мәликә әле кечкенә булганда әти-әнисе белән Казандагы сынлы сәнгать музеена барган. Бик озак йөргәннән соң, ул гаҗәпләнеп, музей диварларына карап торган да:
– Ә минем картиналарны кая эләбез? Монда урын да калмаган бит, – дигән.
Шул кечкенә Мәликәгә хәзер 10 яшь. Ул һаман да рәсем ясарга ярата. 5 яшеннән Чаллыдагы 1нче балалар сәнгать мәктәбендә укый. Мәликәнең хыялы чынга ашкан – күптән түгел аның шәхси күргәзмәсе ачылды. Без дә яшь рәссамның эшләрен карап кайтырга булдык.
Мәликә Фәсхиева укый торган сәнгать мәктәбенә килеп керүгә, «Беренче адымнар» күргәзмәсенә эләктек. Барлык рәсемнәр дә игътибарга лаек. Ә берсе бигрәк тә кызыксындырды. Бу – табышмак-картина. Ул «Шаман маскасы» дип атала. Бу рәсемнең астын өскә әйләндерсәң тагын бер рәсем килеп чыга. Менә сиңа мә!
Әйдәгез, күргәзмә хуҗасы Мәликәнең үзе белән дә танышыйк.
– Сәлам, Мәликә, Котлыйбыз! Шундый кызыклы күргәзмә булган бу.
– Рәхмәт. Аны ачу тантанасы да шәп булды. Мин укый торган 41нче мәктәптән сыйныф җитәкчем, классташларым да килгән иде. Мини-концерт та булды. Бу күргәзмәне оештырырга булышкан сәнгать мәктәбе директоры – Альбина Шәйхулова, биредәге укытучым Эльмира Хөсәеновага һәм, әлбәттә, әти-әниемә дә бик рәхмәтлемен.
– Әйт әле, бер рәсем ясау өчен якынча күпме вакыт кирәк?
– 3-4 сәгать үтә инде.
– Ә бу күргәзмәдә ничә эш күрсәтелгән?
– 40 рәсем. Өйдә дә рәсемнәрем күп әле.
– О-о, димәк, бу күргәзмәне булдырырга ким дигәндә 160 сәгать вакытыңны багышлагансың! Афәрин! Мондагы иң «өлкән» рәсем кайсы?
– Монда мәктәптә укыганда ясаган беренче рәсемнәрем дә урын алган, мин аларны 5 яшемдә ясадым.
– Ә сиңа күбрәк кайсы жанрда ясау ошый?
– Портрет. Күргәзмәдәге иң яраткан эшләрем дә – әтием белән әниемнең портреты. Автопортрет та ясап карадым. Ул да монда эленеп тора. Рәсемнәренмне бүләк итәргә дә яратам. Һәр елны мин абыема гаиләсенең портретын ясап бирәм. Бу бер традициягә әйләнде.
– Гуашь яки карандаш? Кайсы белән ясау күбрәк ошый?
– Барысы да. Гуашь, акварель, фломастер һәм башкалар белән дә ясыйм.
– Сине нәрсә илһамландыра?
– Авыл. Без Апас районындагы Дәвеш авылына кайтабыз. Андагы табигатьне дә, безнең өйне дә, хайваннарны да яратам. Мин аларны гел ясап торам.
– Рәсем ясаудан тыш, тагын нинди кызыксынуларың бар?
– Сабыннар ясарга, китап укырга яратам. Әнием дә бик күп китап укый. Безнең өйдә кечкенә китапханәбез бар. Мин сеңлемә төрле әсәрләр укыйм. Ә иң яраткан китабым – «Малыш и Карлсон, который живет на крыше».
– Ә үскәч, кем булырга телисең?
– Архитектор, рәссам.
– Уңышлар сиңа, Мәликә!
Ай Кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев