Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәктәп укучыларын физкультура дәресләренә медицина тикшерүеннән соң гына кертәчәкләр

Укучыларны дәрескә кертүнең яңа кагыйдәләре физкультура дәресләре вакытында укучыларның сәламәтлеге начарлану очракларының кискен артуы белән бәйле.

2024 елның 1 мартыннан Россия мәктәпләрендә укучыларны медицина тикшерүе узганнан соң бирелгән белешмә булганда гына физкультура дәресләренә кертәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Текстта әйтелгәнчә, мәктәп җитәкчелеге балаларга кирәкле беренче медицина ярдәмен тәэмин итәргә тиеш була. Хәзер аны тиешле медицина әзерлеге булган укытучылар һәм башка кешеләр күрсәтә алачак.

Закон проектына аңлатмада язылганча, укучыларны дәрескә кертүнең яңа кагыйдәләре физкультура дәресләре вакытында укучыларның сәламәтлеге начарлану очракларының кискен артуы белән бәйле, алар кичекмәстән медицина ярдәме таләп иткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maktap-ukucylaryn-fizkultura-dareslarena-medicina-tikseruennan-son-gyna-kertacaklar-5872338

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев