Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

"Ласковый май" солисты Юрий Шатунов вафат

Аңа 48 яшь булган.

Юрий Шатунов 1973 елның 6нчы сентябрендә Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туган. 1984 елда әнисе вафат булганнан соң Юра сукбайлыкка чыга, 1986 елда балалар йортына эләгә.

Шул ук елны Оренбург шәһәрендә Юрий сәнгать түгәрәге җитәкчесе Сергей Кузнецов белән таныша, һәм шушы вакытта танылган «Ласковый май» төркеменә нигез салына.

«Ласковый май» төркеме искиткеч популярлык казана - артистларның бер көнгә 8 концерт куйган вакытлары да була. Төркемнең хитлары: «Белые розы», «Лето», «Пусть будет ночь», «Седая ночь», «Ну, что же ты…», «Тающий снег» һ.б. җырлар бик күп буын кешеләрнең күңелендә саклана.

1991 елда Юрий Шатунов төркемнән китә һәм аерым җырчы буларак карьерасын башлый. Германиядә тавыш режиссеры һөнәрен үзләштерә.

23нче июнь көнне Юрий Шатуновның йөрәк өянәгеннән вафат булуы билгеле булды. Аның 15 яшьлек улы һәм 9 яшьлек кызы калды.

Фото ачык интернет-чыганактан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев