Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг дәвам итә

Оештыручылар кинотасмага актерлар сайлауны дәвам итәргә булган. Өстәмә көн 20 февральгә билгеләнгән.

 

13-14 февральдә «Татаркино»да Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг узды. Оештыручылар кинотасмага актерлар сайлауны дәвам итәргә булган. Өстәмә көн 20 февральгә билгеләнгән.

Фильмның режиссеры Александр Далматов: «Кастингның беренче көннәре уңышлы узды, шактый кеше килде. Иң сөендергәне – балаларның күп булуы. Бүгенге көндә Камиләттәй, Сәлим рольләрен башкарырга претендентлар бар. Әлегәчә төп героиня Хәмдияне роленә актриса сайланмады. Өстәмә көн билгеләвебезне сорап төрле театр актерлары шалтыратты. Иҗат төркеме белән актерлар сайлауны дәвам итәргә булдык», – дип белдерде.

Кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора. Фильмның иҗат төркеме Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар эзли. Героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек төз буйлы актриса кирәк. Актерларны фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова, «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова сайлаячак.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтәләр.

Башлана: 12:30

Алдан язылу өчен сылтама: https://docs.google.com/document/d/1Q8WrcebEWfHtxpkerRMEzQFAi

lFEwJv4UQ0f8FmD0Bg/edit

Кастинг буенча махсус төркем: https://chat.whatsapp.com/BeYkyvgOfEqDmzaYWGCNzG

Өстәмә мәгълүмат: +7 917 279-41-76 – Ирек Хафизов

Журналистларны әлеге чарага чакырабыз! Аккредитация: pr@tatarkino.ru;

89539993675 – Ландыш Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев