Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кәрим телефон алырга тели

7 яшьлек Кәрим (исемнәр үзгәртеп бирелә) урамда газета сата. Бер газета 15 сум. «Телефонлык акча эшләргә телим», – ди Кәрим. Ничек уйлыйсыз, 7 яшьлек баланың шундый ысул белән акча эшләве дөрес хәлме ул? – дип сорау бирдек без интернет дусларыбызга.

Шунысы кызык — аларның фикере икегә бүленде. Бер як Кәримне: «Булдыра, маладис! Эшләп үсә» дип мактаса, икенче як 7 яшьлек малайның әле берүзе генә шәһәр урамында газета сатуына ризасызлыгын белдерде.

meriamrashitova

Минемчә, дөрес... эшләп тапканның кадере дә була.

lilyfattahova

Эшләп тапканның кадере була да... Бу очракта куркынычрак бит әле. Янәшәсендә олыраклар бармы соң? Закон буенча да тыела бит әле бу. Ул баланың тормышына куркыныч тудыручы ситуацияләр күп ич урамда.

guzel_khabibyllina

Шәхсән мин дөрес түгел, дип уйлыйм. Мин баламны гомердә дә газета сатарга чыгармас идем. Бала 18 яшькә кадәр әти-әни карамагында, кирәк әйберен әти-әнисе алып бирергә тиеш, дигән фикердә мин.

Безнең гаиләдә улым акчаның ничек килгәнен белә. Әллә ниләр сорап аптыратмый. Үзенең копилкасындагы акчасын да юк-барга сарыф итми. Безгә — әти-әнисенә туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә шоколад алып кайтып булса да сөендерә белә. Бу баланы күргәч, үземнең улым күз алдына килеп баса. Юк! Мин улымның телефон өчен мондый ысул белән акча эшләвенә каршы! Әти-әни нәрсә өчен соң алайса?! Балачак бер генә ул...

liliya__gibadullina_siraeva

Баланың башында «акча эшлим, мал табам» дигән уй булу әйбәттер инде ул. Бик бәләкәч бит әле бу җегет. Нормаль күренеш түгел инде бу безнең җәмгыятьтә. Чөнки бала өчен куркыныч.

gazizovarazifa

Бу малайны «акча бирәм» дип алдап урларга мөмкиннәр.

gulnaz. farmasi

Сезнең акча эшләргә теләк белдергән балаларыгыз юктыр. Ник инде ярамасын! Әти-әнисе рөхсәт итмәсә бүген, 18 яшендә инде эшлисе килмәс шул! Миңа килешми бу эш, теге эш, дияр. Әле иртә дип, 40 яшькә кадәр ятыр әтисе-әнисе пенсиясенә яшәп! Бик дөрес. Мисал өчен, минем малайларыма телефон аласым килми. Ни өчен ул аларга? Көне-төне уйнап утырыргамы? Телефон-телевизор карап утырганнан нинди файда соң? Болай ул үзенең хыялын тормышка ашырыр өчен эшли. Сез хыялыгыз өчен берәр нәрсә эшләп карадыгызмы соң? Телефоннан башкаларның бәхетле тормышын карап утырасызмы?

Урамдагы кешеләрнең дә фикерен белештек:

Ә без үзебез ничек уйлыйбыз соң? Балаларның эшкә өйрәнеп үсүе, гомумән алганда, әйбәт күренеш, әлбәттә. Югыйсә, үзебез үк яшь буын эштән бизә дип зарланабыз бит. Ләкин бөтен нәрсәдә чама кирәктер, мөгаен. Малайларның-кызларның әти-әниләренә булышуы: бакчада чүп уташуы, терлек карашуы әле бер хәл ул. Әти-әни дә каядыр якында гына була бит инде бу очракта.

Үз хуҗалыгында баланың куркынычсызлыгын контрольдә тотып була. Ә менә 7 яшьлек баланы ялгызын урамга гәҗит сатарга чыгарып җибәрү — бу инде аны күпмедер дәрәҗәдә куркыныч астына кую түгел микән? Юкса, 7-8 яшьлек сабыйларның югалу очраклары аз булдымыни инде бездә?

Балаларын эшләтеп үстерә белгән әти-әниләр сокландыра, әмма барыбер дә саклык турында да онытмаска кирәктер Кәримнең әти-әниләренә.

Хәер, кешелек кагыйдәләре генә түгел, закон да яклый икән мондый очракта балаларны. 14 яшькә кадәр алар кайбер структураларда — концерт, цирк, театрларда гына эшли ала. Анда да әти-әниләрнең йә булмаса опекуннарның рөхсәте белән генә. Һәм бу хезмәт баланың сәламәтлегенә физик һәм мораль зарар китерә алмаган очракта гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=l_KDwZfDb9A