Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Көрәшче булыйм дисәң

Күп кенә егетәлрнең милли көрәш белән шөгыльләнәсе килә.

Милли көрәш — төрки халыкларның милли спорт төре. Татар-башкортларда, чуашларда Сабан туе бәйрәменең мөһим элементы булып тора. 

Көрәш — иң борынгы спорт төрләреннән берсе. Ул бигрәк тә төрки дәүләтләрдә киң таралган. Үзбәкстан, Кыргызстан, Монголия милли көрәше татар көрәшенә охшаш. Ләкин аларда аяк чалырга рөхсәт ителә, ә татар көрәшендә — тыела. Татар көрәшендәгечә кул көчен кулланып, көндәшне әйләндереп аркасына салу исә аларда юк. 

Көрәш Россиядә милли спорт төрләре исемлегенә кертелгән. Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләргә спорт мастеры исеме бирелә. Татарстанда көрәш, спорт төре буларак, 1920 еллардан үсеш ала.

Милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара — бүгенгә аларның саны 30 мең чамасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев