«Көмеш кыңгырау»га язылырга онытмагыз, дуслар!
2023 елның 1нче апреленнән икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу башланды.
2023 елның 1нче апреленнән икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу башланды. «Көмеш кыңгырау»га язылырга онытмагыз, дуслар! Татарстанда бердәнбер республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр газетасы ул.
Малайлар-кызлар өчен журналистлык һәм активлык мәктәбе дә әле – тулысынча балалар язмаларыннан гына тора, яшь буынны бергә туплый, үз дөньясы турында сөйләргә өйрәтә.
Безнең һәрбер санда егермеләп баланың шигырь-хикәяләре, әкиятләре дөнья күрә! Иң дәрәҗәле әдәби бәйгеләрдә җиңеп чыккан профессиональ язучы әсәрләре дә китап булып чыкканчы ук «Көмеш кыңгырау»да басылып чыга.
Һәм заманча мультимедиалы басма да – чөнки язмаларның күбесе куар-кодлар белән бирелә. Ә елга бер мәртәбә иң актив яшь хәбәрчеләребезне җыеп бәйрәм итәбез – аеруча активлар Шәүкәт Галиев премияләре белән бүләкләнә.
Кыскасы, балалар-яшүсмерләр өчен татарча һәм заманча эшли торган тулы бер система ул «Көмеш кыңгырау». Сезне дә «Көмеш кыңгырау»га кушылырга чакырабыз!
Элемтә бүлекләре аша язылу бәясе 591, 78 сум.
Онлайн язылу https://podpiska.pochta.ru/press/ПА435 сайты аша.
Языла алмасагыз, komesh_k@list.ru почтасына языгыз, булышырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев