Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» сәфәрдә

Чаллының бик матур традицияләре бар. Шуларның берсе — төрле районнарга әдәби-мәдәни сәфәрләр оештыру.

Балык Бистәсе — тарих, музейлар, шигырь, шәхесләр...

Башка шәһәрләрне белмим, ничектер, әмма Чаллының бик матур традицияләре бар. Шуларның берсе — төрле районнарга әдәби-мәдәни сәфәрләр оештыру. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил абый Сафин оештыра аларны. Актанышка, Азнакайга, Мөслимгә инде барган бар иде, чиратта — Балык Бистәсе. Сәфәргә Чаллы бүлегенә кергән (Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Мөслим шәһәр-районнарыннан да...) язучы-шагыйрьләр, җырчылар һәм рәссамнар кушылды. Һәм без — «Көмеш кыңгырау» газетасы белән «Мәйдан» журналы журналистлары да калмадык. 

Балык Бистәсендә — Чаллы шәһәрлеге

Балык Бистәсенә килеп җитеп килгәндә безне тарихчы-галим Нурулла Гариф каршы алды. Һәм Борынгы Чаллы шәһәрлеге белән таныштырды. Тарихи мәгълүматлар буенча, 1183-1556 елларда хөкем сөргән бу шәһәрлек. Татарстанда барлыгы 5 федераль тыюлык бар, Балык Бистәсендәге Чаллы шәһәрлеге — шуларның берсе. 

— Бу археологлар өчен полигон кебек, — дип сөйли Нурулла абый. — Чөнки өске өлеше генә сукаланган. Биредә торак урыннары беркайчан да булмаган. Зират урыннары да билгеле, шуларның берсе — ханнар зираты. Шәһәрлек турында 1376 елда итальян сәүдәгәрләре истәлекләрендә дә искә алына. Ләкин тарихи мәгълүматлар бик куертылмый. 

Сүз уңаеннан шуны да әйтик әле — шәһәрлекнең бүген федераль дәрәҗәгә ия булуында да Нурулла Гарифнең өлеше зур икән. 

Шәхси музейда — меңнәрчә экспонат 

Безнең икенче тукталыш — тарихчы-галим Нурулла Гарифның туган авылы Яңа Салада иде. Милли киемнәр, чәк-чәкләр, мул табын белән каршыладылар анда безне. Әмма иң шаккаттырганы әле бу түгел. Ул гап-гади татар авылындагы шәхси музей иде. Нурулла Гарифнең «Чаллы төбәге тарихы буенча шәхси музей комплексы». Экспонатлар төрле чорларга караган. Анда безнең борынгы бабайлар тормышы, меңнәрчә еллык археологик табылдыклар да бар, әле без дә күпмедер хәтерләгән кичәге көн, совет чоры да бар. Һәм иң мөһиме — милли архив та. Һәм бер кешенең шулкадәр зур хезмәте сокландыра да, тетрәндерә дә кебек. 

Балык Бистәсендә — Балтач

Балык Бистәсендә Чаллы гына түгел, Балтач та бар икән бит әле! Икенче инстанциябез — Равил Фәйзуллинның туган авылы Балтачта (Юлсубино) иде. Балтачта әдипнең туган нигезенә дә тукталдык (сүз уңаеннан, шагыйрь аны матур гына итеп яңартып килә), мәктәптә урнашкан музее белән дә танышып чыктык. Музейлар бит алар күп очракта язучының вафатыннан соң гына барлыкка киләләр. Ә монда — фотосурәтләр, күргәзмәләр, кызыклы экспонатлар турында Равил Фәйзуллин үзе рәхәтләнеп сөйли ала. Шундый кызыклы, эксклюзив очрак. 

Гомумән, бик кызыклы очрашу килеп чыкты Балтач-Юлсубино мәктәбендә. Мәктәп укучылары чыгышы (алар Равил Фәйзуллинның шигырьләрен башкардылар) белән беррәттән безнең Зөләйха Минхаҗеваның искиткеч итеп Кадыйр Сибгатуллин шигырен башкаруы, Факил абый Сафин, Фәүзия апа Бәйрәмованың кызыклы, мәгънәле фикерләре... 

— Язучыны зурлый торган шушындый халкы булмаса, язучы юк, шушындый язучысы булмаса, халык юк, — диде Фәүзия апа Равил Фәйзуллин турында. Дөрес бит?

Шигъри марафон

Үзәк китапханәдә шулай ук безнең өчен очрашу әзерләнгән иде — ул үзеннән-үзе шигьри кичәгә әйләнде. Ким дигәндә 30-35ләп шагыйрьнең шигырь укуы сокландырды да, тетрәндерде дә. Ничек күп бит бездә талантлы кешеләр! Һәм алар барысы да төрлеләр, үзенчәлеклеләр! Балык Бистәсе үзе дә талантлы кешеләргә бай бит! Нурулла Гариф, Равил Фәйзуллиннар турында әйттек инде. Кичәдә әле Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина кебек талантлы шагыйрәләр дә катнашты. 

Кыскасы, бик матур хисләр белән кайтып киттек без Балык Бистәсеннән. Район администрациясенә һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл ханым Вафинага аерым рәхмәт! 
Безне — татарны Сабан туйларыннан бигрәк, менә шушындый гамьле, мәгьнәле очрашулар берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев