Көмеш кыңгырау

Көмеш тояклар турында

"АгроВолга - 2022" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган "Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринар-ортопеды" конкурсы узды.

Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 57 конкурсант катнашты. Ярышлар ике этапта узды. Беренче өлештә тояклар макетында үз осталыкларын күрсәттеләр, ә икенчесендә макетларны тере сыерлар алыштырды. 

Түбән Кама районыннан Илья Бикеев - беренче, Балтач районыннан Дилүс Вәлиев - икенче, Мамадыш районыннан Рөстәм Рәзәнов өченче урынга лаек булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: