Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» хезмәткәрләре 14нче китапханәдә пресс-конференциядә катнашты

Бүген без, «Көмеш кыңгыраулы»лар Чаллы шәһәренең 14нче балалар китапханәсендә очрашуда булдык. Әлеге очрашу бик кызыклы форматта - пресс-конференция форматында үтте.

Китапханәгә 34нче мәктәпнең 2А һәм 4 А сыйныфы укучылары килгән иде. Балалар үзләрен журналистлар ролендә сынап карадылар. Аларның биргән сораулары да бик кызыклы иде. Мәсәлән, Сез «Көмеш кыңгырауны» ни дәрәҗәдә беләсез, һөнәрегезне алыштырырга теләмисезме, журналист нинди булырга тиеш, сезнең социаль челтәрләргә карашыгыз нинди, сезгә ничә яшь, балаларыгыз «Көмеш кыңгырауны» укыймы дигән сорауларга җавап бирергә туры килде журналист апаларга.

Балалар газетаның ничек чыгуы, анда нинди хезмәткәрләр эшләве, аның рубрикаларына күзәтү белән таныштылар. Һәм үзләре дә Көмеш кыңгырауда басылган шигырь-хикәяләрне укып, чыгышлар да әзерләгәннәр иде.

Без үзебезнең «Хәбәрчеләр төркем»енә яңа хәбәрчеләр дә таптык, хәзмәттәшлегебез дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Әлеге рәхәт очрашуны оештырган китапханә хезмәткәрләренә, Гөлчәчәк ханым Гатиевага зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев