Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» Күгәрчен мәктәбендә сәфәрдә

Бүген, 4нче декабрь көнне, без - «Көмеш кыңгырау»лылар күптән теләгән, күптән планлаштырган сәфәрдә булдык.

Фотолар

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары безнең газета белән иң тыгыз элемтәдә торучыларның берсе. Шуңа күрә әлеге мәктәп белән якыннанрак танышу теләге зур иде. Менә бүген без Күгәрчен авылында булып кайттык һәм сезне дә үзебез күргән, ишеткән мәгълүматлар, кичергән хисләр белән таныштырып үтәсебез килә.

Күгәрчен авылы зур шәһәрләрдән читтә, матур, саф табигатьле урынга урнашкан. Мәктәп авылдан аерым, ерактан күренеп тора торган ике катлы бинада. Ул 1987 елда төзелгән икән. Әмма даими төзекләндерү эшләре алып барылганга бик яхшы хәлдә. Мәктәпнең диварлары искиткеч рәсемнәр белән бизәлгән. Аларны җирле үзешчән рәссам Рафаэль абый ясаган икән.

Габдулла Тукайга багышланган «Тукай залы» безне шаккатырды! Килгән кунакларга, беренче сыйныф укучыларына шушы зал буйлап экскурсия үткәрәбез, диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Әсәдулла кызы. Тукайны Балык Бистәсе белән бәйләүче җепләр дә бар икән бит.


Күгәрчен авылының тарихына багышланган музей бик кызыклы булып чыкты. Мәсәлән, без менә нәрсәләр белдек: Күгәрчен авылына 1382 ук елда нигез салынган. Моның дәлиле дә бар - ул авыл территориясендә табылган, 1382 елда ясалган мөһер. 

Күгәрчен халкының шәл бәйләүгә оста икәнен беләбез. Әлеге шөгыльне авыл хатын-кызларына Чистай якларыннан булган Зәйтүнә Шәрәфиева өйрәтә. Бу 1903 елда була. 

Мәктәпнең китапханәсе белән безне китапханәче Шириязданова Гөлфирә апа таныштырды. Якташ әдипләрнең иҗатын барлап торалар, төрле күргәзмәләрне, тематик чараларны күп үткәрәләр икән укучылар белән. Әмма бер авырлык бар - китаплар бик еш кайтмый, кирәкле китапларны табуы кыенрак була, диделәр.

Әлбәттә, мәктәпнең төп мактанычы - ул тырыш, сәләтле укучылар, тынгысыз, максатчан укытучылар һәм җаваплы, тәҗрибәле җитәкче. Без укучылар белән актлар залында булган очрашуда бәйгеләребездә җиңгән, иң актив укучыларга, безнең белән һәрдаим хезмәттәшлек иткән укытучы Закирова Тәнзилә Әсәдулла кызына һәм мәктәп директоры Мингарипов Марсель Габделмәүлә улына рәхмәт хаты һәм бүләкләребезне тапшырдык. 

Әлеге очрашудан без бик күп уңай эмоцияләр, бай материал туплап кайттык. Газетабызның  алдагы саннарында сез әле бу турыда тәфсилләбрәк язылган мәкаләләрне дә укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев