Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» - Чаллының 14нче гимназиясендә кунакта

Бүген без - «Көмеш кыңгырау»лар һәм «Мәйдан»лылар Чаллының өр-яңа, быел гына ачылган уку йортында - 14нче гимназиядә кунакта булдык.

Һәм бик канәгать булып кайттык. Ишек төбеннән үк укучылар тезелешеп басып, татарча сәламләп, хөрмәтләп каршы алдылар безне! Бик сәләтле, ачык йөзле, ярдәмчел балалар белән таныштык без әлеге мәктәптә.

Фотолар биредә ► Галерея
Алар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, концерт номерлары әзерләгәннәр, матур җырлар һәм шигырьләр белән күңелләребезне күрделәр.

Безнең мәгълүматларыбызны тыңлап, кабул итеп, әңгәмәгә кушылып, җанлы аралашу барлыкка китергән өчен рәхмәт укучыларга. Безне чакырган, әлеге очрашуны оештырган татар теле укытучысы Хафизова Ләйсән Мирзаян кызына зур рәхмәт! Алга таба да хезмәттәшлегебез дәвам итәр, тагын да ныгыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев