«Киләсе очрашуларга кадәр, Биләр!»
«Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы тәмамланды.
Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы — Алдынгылар Биләр Форум тәмамланды. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән белән берлектә уздырылды.
Сменаның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты.
Алар смена катнашучыларына рәхмәт сүзләре белдереп, «Алдынгылар хәрәкәте» һәм
«Сәләт» берләшмәсе хезмәттәшлегенең уңышлы нәтиҗәләрен ассызыкладылар.
Алтынчы смена дәвамында катнашучылар "Алдынгылар хәрәкәте"нең 12 юнәлеше буенча эшләде. Аларны белем бирү, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, игелеклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча Россия күләмендә танылган белгечләр укытты. Аерым игътибар хәрәкәтнең махсус Татарстанда гына булган юнәлеше — «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр»гә багышланган иде. Форумның төп — уку-укыту эшчәнлегеннән кала, смена катнашучылары үзләрен спорт һәм мәдәни
программаларда да сынады. Алдынгылар Биләр Форум сменасында 800
артык бала катнашты.
«Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча оештырылды. Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» 2023 елның гыйнварында актив эшчәнлеген башлады. "Алдынгылар хәрәкәте«нең төп юнәлешләре булып балалар һәм яшьләрнең кыйммәтләрен формалаштыру, аларның бергәләп иҗат итү юлы белән үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, яшьләр хәрәкәтләре эшчәнлегенә яңа аудитория җәлеп итү тора. «Алдынгылар хәрәкәте» белән «Сәләт» берләшмәсенең уртак форумы инде икенче ел рәттән оештырыла.
XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумына кунакка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килгән иде. Ул Алдынгылар Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм "Сәләт«нең Республикабыз өчен приотритетта булган проект икәнен ассызыклады.
Форумда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) студиясеннән турыдан-туры эфирлар үткәрелде. Аның кунаклары арасында сменаның уку-укыту программасы спикерлары, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм берләшмәнең якын дуслары булды. Эфирларны һәркем "Сәләт«нең ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында карый алды.
Алтынчы сменаның ябылу тантанасында «Сәләт» берләшмәсе активистларын бүләкләделәр. Хезмәтләренә хөрмәт йөзеннән лидерларга шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды. Моннан тыш, активистлар Сәләт берләшмәсен
ныгытуга керткән өлеше өчен I, II һәм III дәрәҗәдәге Сәләт билгеләренә лаек
булды. Шулай ук тантана кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте»нә масштаблы багышлау тантанасы узды. 300 дән артык бала һәм остаз беренче булырга вәгъдә биреп, түштамгалар һәм беләзекләр белән алмашып, илебезнең иң масштаблы балалар берләшмәсенә керделәр. Шунысын да билгеләп узыйк: алтынчы смена ябылу белән XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы тәмамланды. Быелгы җәйге сезонда 6 профильле смена: Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills), Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts), Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт), Мәгълүмати
технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information
Technologies), Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) һәм Алдынгылар Биләр
Форум (Первые/Forward) узды. Аларда барлыгы 14 000 бала катнашты. Форум дәвамында барлыгы 1500 сәгатьтән артык торган уку-укыту программасы узды. Аларны Россиянең төрле почмакларыннан килгән 280 спикер уздырды.
Форумда татар теле һәм тарихка багышланган юнәлеш зур урын алып торды.
Биредә балалар Биләр тарихы белән танышты, күп тармаклы тел мохитенә
чумды. Бөтен мәдәни, кичке чаралар, шулай ук уку-укыту программасының
бер өлеше татар телендә узды. Форумда алты смена дәвамында «Сәләт
дулкынында» радиосы эшләде, аның плейлисты «Сәләт» хәрәкәте һәм татар
башкаручылары җырларыннан төзелде. Территориянең бизәлеше:
чатырлардагы мәгълүмат стендлары да татар телендә әзерләнде. Искәртеп
узыйк, Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Россиянең балалар өчен
оештырылучы иң зур палаткалы лагере булып тора.
Форумның программасы үзенә уку-укыту активлыкларының берничә
дәрәҗәсен (шәхси, төркем, гомумфорум) ала. Һәр дәрәҗә дә, үз чиратында,
актив тормыш позициясе һәм уңышка ирешү өчен мотивация булдыруга,
катнашучыларның ресурслы һәм шәхси үсешенә китерә. Форумның
программасы катнашучы өенә әйләнеп кайткач та үз өстендә эшләргә җирлек
калдыра.
Быел «Сәләт» 30 еллыгын билгеләп үтә. Казан дәүләт университетының
энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан)
65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннән башланган
«Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле
балаларны һәм яшьләрне, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген,
шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик
комплекска кадәр утыз еллык үсеш юлы үтте. Бүгенге көндә «Сәләт» -
экосистема исеменә лаек берләшмә. Аның проектлары һәм эшчәнлеге ел
дәвамында гамәлгә ашырыла.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы – Татарстан Республикасы
Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе
булган проектларның берсе, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР
Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме
белән уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев