Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

КФУда нәшрият эше буенча уку юнәлеше ачылды

Бу юнәлештә укырга теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы тарафыннан бушлай 20 урын бүлеп бирелгән.

Бу юнәлештә укырга теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы тарафыннан бушлай 20 урын бүлеп бирелгән, шулай ук абитуриентлар түләүле урыннарга гариза бирә алалар.  

«2022 елда без әлеге программаны ачуга лицензия алдык, - дип сөйли ИФМК директоры Рәдиф Җамалетдинов. - «Татмедиа» АҖ һәм Татар китап нәшрияты белән берлектә заманча нәшрият бизнесы, менеджмент, маркетинг, дизайн һәм иллюстрация нигезләре буенча дисциплиналарны үз эченә алган уку планы эшләнде.

Моннан тыш, студентлар компьютер версткасын, веб-дизайнны үзләштерәчәкләр, рус, татар, инглиз телләрендәге текстларны үзгәртергә һәм төзәтергә өйрәнәчәкләр, шулай ук нәшрият эшендә филологик аспектларны өйрәнәчәкләр».

https://media.kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев